12 гыйнвар 2021 яңалыклары
-
2021 елда ана капиталы арттырылган күләмдә түләнәчәк
Республика халкы өчен ана капиталы бирү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскара.
-
13 гыйнварга һава торышы
13 гыйнварда Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәр көтелми. Көньяк-көнчыгыштан, көнчыгыштан талгын җил исәчәк. Төнлә -25.-30˚, аязганда -34˚ градуска кадәр суытачак. Көндез -20.-25˚ градус салкын булачак. Юлларда бозлавык.
-
Cалкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк
Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
-
Татарстанлыларга дәүләт хезмәтләре сайтында пенсиягә чыгу турында мәгълүмат биреләчәк
Яңа елда РФ Пенсия фондының ТР буенча бүлеге электрон рәвештә күрсәтелә торган дәүләт хезмәтләре исемлеген арттырачак.
-
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез көне белән ихлас котлыйбыз. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында уяу торуыгыз, катлаулы, четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз тормышында законлылыкны тәэмин итүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыр дип ышанабыз. Бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, нык сәламәтлек, ветераннарга озын гомер телибез.
-
Кыр хәбәрләре:көзге культураларның торышы Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы контролендә
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан җирләрнең уңдырышлылыгына һәм көзге культураларның торышына, шулай ук кышкы чорда күпьеллык үләннәрнең сакланышына зур игътибар бирелә.
-
Татарстанлылар СНИЛС һәм ана капиталын дистанцион рәвештә рәсмиләштерә ала
Бер ел эчендә Россия Пенсия фондының ТР буенча бүлеге тарафыннан республика халкына күрсәтелгән хезмәтләрнең күләме 52 процентка арткан.
-
КҮҢЕЛЛЕ ӘЛИФБА #5 / "Г" хәрефе
Татар әлифбасын балалар бергә өйрәнәбез.
-
Рөстәм Миңнеханов әнисен 90 яшьлеге белән котлап, саулык һәм озын гомер тели
Вәсыйга Миңнеханова – хезмәт ветераны, ул озак еллар дәвамында балалар бакчасында тәрбияче булып эшләгән.
-
Сатыш авылындагы Сабинка елгасы аша үтүче җәяүлеләр күперен ремонтлау
Сатыш авылындагы Сабинка елгасы аша үтүче җәяүлеләр күпере ремонтланды. Күпернең такталарны алыштыру буенча эш башкарылды.
-
2020 елда «Татмедиа»ның интернет-аудиториясе 36 процентка арткан
Татарстанның иң зур медиахолдингы 98 газета, 20 журнал һәм 17 телеканалны берләштерә.
-
Татарстанда бу атнаның иң салкын көне чәршәмбе булачак
13 гыйнварда төнлә һава температурасы -33 градуска кадәр булачак.
-
2020 елда Татарстан Хөкүмәте табибларга грант программасы буенча 84 фатир бирде
Казан, Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләрендә яшәүче медицина хезмәткәрләре торак шартларын яхшыртты.
-
90 яшьлек юбиляр
Хәйруллина Суфия Вәли кызы 1931 елның 08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу авылы егете Харис абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен - Суфия апа, кайнана-кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.
-
"Татмедиа" медиахолдингы 2020 елда тиражларның 20%тан артыграк үсешенә иреште
Тиражлар арту ваклап сату сәүдә нокталарында «Татмедиа» продукциясен өстенлекле итеп урнаштыру белән бәйле.