Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

90 яшьлек юбиляр

Хәйруллина Суфия Вәли кызы 1931 елның 08 гыйнварында Саба районы Югары Шытсу авылында дөньяга килә. Суфия апаның бала чагы авыр сугыш елларына туры килә, күп авырлыклар, ятимлек күреп үсә ул. 1958 елда Югары Шытсу авылы егете Харис абыйга кияүгә чыга. Аш-суга, кул эшләренә уңган килен - Суфия апа, кайнана-кайната белән бик тату гомер итә. Аларның фатихасын алып соңгы юлга озата.

Харис абый белән алар бик тәртипле 2 кыз үстергәннәр.

Суфия апа туган төбәгендә тыл хезмәтчәне булып хезмәт юлын башлап җибәргән. “Беренче Май”колхозында төрле эшләрдә хезмәт куйган. Аннары Югары Шытсу авылы клубында җыештыручы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Аның эш стажы 40 ел. Кайгы-хәсрәт тә читләтеп үтми Суфия апаны 56 ел бергә гомер иткән газиз ирен, кызын, оныгын югалту ачысын кичерә.

Суфия апаның бүгенге көндә 3 оныгы, 5 оныкчыгы бар. Хәзерге вакытта ул Югары Шытсу авылында яши. Кызы Хәния кияве Рүзәл шул ук авылда яшиләр, көн саен килеп хәл белешеп, ярдәмләшеп торалар. Эш сөючән Суфия апа тик утыра белми, хәзер дә кул эшләре белән шөгыльләнә: носки, бияләй, киез бәйли; сарык йонын тетә, җегерли.

Киң күнелле, ярдәмчел Суфия апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуңа күрә аны авылдашлар бик хөрмәт итә.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев