Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

2021 елда ана капиталы арттырылган күләмдә түләнәчәк

Республика халкы өчен ана капиталы бирү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскара.

Президент юлламасы нигезендә ана капиталы ел саен индексацияләнәчәк. Бу хакта Казанда узган киңәйтелгән утырышта Татарстан буенча Россия Пенсия фонды бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин хәбәр итте.

«Быел ул беренче бала өчен (ана капиталы- Т-и иск.) 17 мең сумнан арткан һәм 483 882 сум тәшкил итә. Икенче балага ул 23 меңгә арткан һәм әгәр гаилә беренче бала туганда сертификат алмаган булса, 639 432 сум тәшкил итә», — дип хәбәр итте спикер.

Вафин быел республикада Ана капиталы хезмәтләрен күрсәтү турындагы гаризаларны карау вакыты кыскартылачак, диде. Дәүләт сертификатын бирү вакыты биш эш көненнән, ә акчадан файдалану турындагы гаризаны карап тикшерү өчен вакыт 10 эш көненнән дә артмаячак.  

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X