Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Cалкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниеләренә үзгәрешләр кертеләчәк

Кышкы салкыннар белән бәйле рәвештә мәктәп расписаниесенә үзгәрешләр кертеләчәк. Бу хакта ТР мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәресләр үткәрелмәскә мөмкин: авыл мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында - 23 градус, шәһәр мәктәпләренең башлангыч сыйныфларында һәм авыл мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - 25, шәһәр мәктәпләренең 5-9 сыйныфларында - минус 25, авыл мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында - 30 градус, шәһәр мәктәпләренең 10-11 сыйныфларында-32 градус.
Моннан тыш, кышкы чорда, санитар нормалар һәм кагыйдәләр нигезендә, ачык һавада физкультура дәресләре башлангыч сыйныф укучылары өчен һава температурасы өч градустан да ким булмаган салкын һәм җил тизлеге секундына 6-10 метрдан да артмаган очракта гына рөхсәт ителә, өлкән сыйныф укучылары өчен - минус 10 градустан да ким түгел һәм җил секундына 6-10 метрдан да ким түгел.
Шул ук вакытта ТР мәгариф һәм фән министрлыгы балаларны мәктәп автобуслары белән йөртүне һәм балаларны муниципаль берәмлекләрдән читкә чыгаруны туктатырга тәкъдим итә.
ТР мәгариф идарәсе органнары һәм мәгариф оешмалары җитәкчеләренә көчле салкыннар чорында җылылык белән тәэмин итү системаларының эшен контрольдә тотуны көчәйтергә тәкъдим ителде.
Белешмә:
Кышкы чорда ачык һавада физик культура буенча дәресләр үткәрү түбәндәге һава торышы шартларында рөхсәт ителә (СанПиН 2.4.2821-10):

Фото: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Чыганак: Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев