Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда коры һава торышы көтелә

Урыны белән секундына 14 метр тизлек белән җил исәчәк.

Иртәгә Татарстан территориясендә коры, аз болытлы һава торышы һәм җил көтелә. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү үзәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Аз болытлы һава торышы. Явым-төшем ихтималы аз», диелгән хәбәрдә.

Төньяк-көнчыгыштан, төньяктан секундына 5-10 метр тизлектә җил исәчәк, урыны белән җилнең тизлеге 14 метрга җитәчәк.

Төнлә һава температурасы -1…-6 градус булачак. Көндез һава температурасы 0…+5 градуска кадәр күтәреләчәк. 

Фото: архив/Рамиль Гали

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X