26 октябрь 2020 яңалыклары
-
Татарстанда коры һава торышы көтелә
Урыны белән секундына 14 метр тизлек белән җил исәчәк.
-
ТР Сәламәтлек саклау министрлыгында Covid-19дан үлүчеләр саны турындагы мәгълүматлар арасындагы аерманы аңлаттылар
Стопкоронавирус.РФ Порталында Covid-19 дан вафат булган ике кешегә республика Сәламәтлек саклау министрлыгы биргән күрсәткечтән кимрәк күрсәтелгән.
-
АО «Транснефть – Прикамье» за 9 месяцев продиагностировало более 4,1 тыс. км трубопроводов
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги диагностического обследования магистральных трубопроводов за 9 месяцев. С января по сентябрь 2020 года продиагностировало 43 участка магистральных трубопроводов общей протяженностью 4110 км. Работы выполнялись на территории Республик Татарстан, Башкортостан, Удмуртия, Чувашия, Пермского края, Кировской, Самарской и Свердловской областей.
-
Роспотребнадзорда мәктәпләрдә чаралар үткәрү тыелу турында искәрттеләр
Балалар бакчаларында бәйрәм чараларын ата-аналардан һәм фотографлардан башка үткәрергә мөмкин, ә мәктәпләрдә һәм югары уку йортларында концертлар кую тыела.
-
Татарстан хастаханәләрендә йогышлы чирләр белән көрәшү өчен 3,5 мең урын булдырылган
Коронавирус инфекциясе йоктырган пациентлар өчен 1,2 мең урын резервта тора һәм алар ихтыяҗ булганда авыруларны кабул итәргә әзер.
-
Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар өчен мәгълүмати вебинар
Салым түләүчеләргә тулы мәгълүмат җиткерү максатыннан 28 октябрь һәм 12 ноябрь көнне 10.00 сәгатьтә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе мәгълүмати вебинарларга чакыра.
-
Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде
23 октябрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар.
-
Ежедневный оперативный прогноз на 27 октября
Метеорологический прогноз.
-
Хәлләр җырларлык түгел: Салават Фәтхетдинов авырып китүе хакында хәбәр итте
Татарстанның халык артисты Instagram-аккаунтында үзенең сәламәтлеге хакында сөйли.
-
Якташыбыз, Татарстанның халык артисты, күренекле педагог Венера Гәрәева вафат
Венера Хәсәновна хастаханәдә дәвалана иде.
-
Мәңге онытылмас Суслонгер
Без, сугыш башлангач туып, әтиләребез сугышка китеп, хәбәрсез югалган кешеләрнең балалары да, 79 яшькә җиттек. Гомер узган саен, бер мәртәбә дә әти дип әйтә алмаган, аларның йөзләрен күрә алмаган, язмышларын белә алмаган кешеләр булганлыктан, матбугаттагы һәм китаплардагы язмаларны укып барырга тырышабыз. Бәхеткә каршы дип әйтимме, быел Саба һәм Теләче районы ветераннарын, бер төркем кешене, Мари илендәге Суслонгер дигән җиргә сәяхәткә алып бардылар. Төркемгә Саба районы ветераннар советын җитәкләгән Расих Хәсән улы (бу яхшылыгы өчен аны Ходай Тәгалә җәннәт белән сөендерсә иде) мине дә керткән иде.
-
Һәрвакытта кирәк сез!
Дөньяда иң мактаулы һәм игелекле һөнәр ияләре кем дип сорасалар, һич икеләнмичә - ак халатлы шәфкать ияләре, дияр идем. Тәүлекнең 24 сәгатендә дә алар безнең сәламәтлек сагында. Хастаханәгә төрлебез төрле хәлдә киләбез, тиешле дәва алгач, Ходай рәхмәте белән үз аякларыбызда сөенеп кайтып китәбез. Табиблар янында эшләүче санитаркалар, җыештыручылар, авырып ятучылар өчен тәмле аш-су әзерләүчеләр дә игелекле эш башкаралар. Хасталанып ятучы кешегә бер кашык су йоттыру да саваплы эш санала.
-
Миңнеханов Covid-19 очраклары арту фонында планлы медицина ярдәмен сакларга кушты
ТР Президенты медицина хезмәткәрләрен дарулар һәм шәхси саклану чаралары белән тәэмин итүнең әһәмиятенә игътибар юнәлтте.
-
Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятендә авыл хуҗалыгы техникаларын ремонтлауга керештеләр
Җ.Ч. «Игенче» җәмгыятенең Эзмә бүлекчәсендә урнашкан ремонт мастерскойларына капиталь ремонт ясалды. Мастерскойларда эшчеләргә барлык унай шартлар тудырылган. Механизаторлар график нигезендә авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлау белән шөгыльләнәләр. Барлык хезмәтне саклау һәм техника куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлә.
-
Табиб: Ковидтан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмагыз
Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары оештырылган. Коронавирус инфекциясе булуы төгәл билгеләнгәнче, пациентлар шунда була.