Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Һәрвакытта кирәк сез!

Дөньяда иң мактаулы һәм­­ иге­­­лекле һөнәр ияләре кем­­­ дип­­ сорасалар, һич ике­лән­ми­­­чә - ак халатлы шәф­кать­ ия­­­­ләре, дияр идем. Тәү­лек­нең­­ 24­ сәгатендә дә алар без­нең­­ сә­­ламәтлек сагында. Хас­­та­ха­­­нәгә төрлебез төрле хәл­дә­­­ киләбез, тиешле дәва ал­гач,­­­ Ходай рәхмәте белән үз­ аяк­­­ларыбызда сөенеп кайтып­­ китә­без. Табиблар янын­да­­ эш­ләүче санитаркалар,­ җы­­­еш­тыручылар, авырып яту­­­чы­лар өчен тәмле аш-су­ әзер­­ләү­челәр дә игелек­ле­ эш­­ башкаралар. Хасталанып­ яту­­­чы ке­шегә бер кашык су йот­­ты­ру да саваплы эш са­на­­­­ла.­­

Мо­ны башкаручылар­ күп­­ме­ рәх­мәт сүзе ишетәләр. Тән­­ ярасы төзәлә, җан­ ярасы тө­­зәлми, диләр бит.­ Олы ке­ше­­­гә күп кирәк ме­ни, кадер-хөр­­­мәт күрсәтелгәч,тәмле сүз­­­­ләрне җәлләмәгәч, чир ди­­­гәне дә тиз чигенә. Үзем дә­­­валанган Шәмәрдән хас­та­­­­ха­нәсе коллективы­ ту­рын­­да­­­ фәкать мактау сүз­лә­­ре ге­­нә әйтер идем. Саба үзәк­ хас­­таханәсе табиблары­на­ да бер­­ генә тапкыр мө­рә­җә­гать итәр­­гә туры килмәде. Һәр­ва­кыт­­­ үземә карата ягымлы ка­раш,­­­­ игътибар тойдым. Әле хә­­­терлим, быел 22 февраль көн­­­не бәйрәм алдыннан аяк ше­­­шеп килдем хастаханәгә. Сыз­­­лавына чыдар әмәл юк. Эш­­­ сәгате төгәлләнеп килә иде­­­ инде. Хирург Ирек Йо­сы­­пов­­ аякны карады да, шеш­нең­­­ ярыйсы­ гы­на катлаулы­гын­­­ күреп, “Ни­чек­ вакытын­да кил­­гәнсең, апа”,­- дип, мине тиз­­ арада опе­рациягә алып ке­­­реп китте.­ Операция уңыш­лы­­­ узды. Икенче көнне иртә баш­­­тан хәлемне белергә ке­реп­­­­ җитте Ирек Харис улы. Бәй­­рәм­нән соң ул укырга кит­те, шу­ңа да табиб Фәрит Бик­тов кү­зәтүе астында дә­ва­­ланып чык­тым. Аллаһка шө­­кер, аякка­ бастым. Хәзер шу­­шы игелекле һөнәр ия­лә­ре­­нә хәер-дога кылып яшим. Рәх­­мәт хисләремне шигъри юл­­лар аша җиткерәм:

Авыруга дучар булып,

Калабыз бер чарасыз.

Шул вакытта күңел төшеп

Табибларга барабыз.

Хезмәтегез бик җаваплы,

Тәвәккәл дә, кыю сез.

Өметләрен өзгәннәргә

Яшәү көче бирәсез,

Безнең ише авыруларга

Һәрвакытта кирәк сез!

Мәдинә әбиегез, 84 яшь. Шәмәрдән.

Фото: ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X