Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Табиб: Ковидтан куркып, ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмагыз

Республика медицина учреждениеләрендә буфер зоналары оештырылган. Коронавирус инфекциясе булуы төгәл билгеләнгәнче, пациентлар шунда була.

Татарстан халкына Covid-19 йогышыннан курку сәбәпле, планлы һәм ашыгыч медицина ярдәменнән баш тартмаска киңәш иттеләр. Мондый киңәшне Республика клиник хастаханәсенең баш табибының беренче урынбасары Марсель Миңнуллин Андрей Кузьминга биргән интервьюда әйтте.

«Республика халкын чиста стационарларга, ашыгыч һәм планлы медицина ярдәме күрсәтелә торган урыннарга мөрәҗәгать итүдән курыкмаска кирәклегенә ышандырасым килә. Ай ярымнан соң ковид тәмамланачак дип көтеп яшәү дөрес түгел. Проблемалар булса, планлы эш вакыты бар, ихтыяҗ туса, килергә, мөрәҗәгать итәргә кирәк», — диде табиб.

Татарстанның медицина учреждениеләрендә буфер зоналары ясалган. Бу изоляция бүлекләре. Пациентлар коронавирус инфекциясе булу-булмау төгәл билгеләнгәнче шунда торып тора.

«Бер генә пациент та статусы төгәл ачыкланганчыга кадәр, «чиста зоналарга» күтәрелмәячәк», — дип ышандырды Миңнуллин.

Республика клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары белән әңгәмә sntat.ru сайтында чыкты. Видеоверсиясе белән «Татар-информ» агентлыгының YouTube каналында танышырга мөмкин.  

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X