Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Саба балалар сәнгать мәктәбендә ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрелде

23 октябрь көнне Хөснулла һәм Аллаһияр Вәлиуллиннар исемендәге Саба балалар сәнгать мәктәбендә рәсем бүлеге укытучылары Галиева Э. Р. һәм Гомәрова Л. Г. 2-3 сыйныф укучылары белән  ТАССРның 100 еллыгына багышланган ачык дәрес үткәрделәр. Дәрестә укучылар орнамент төшенчәсе, аның барлыкка килүе, рәсем мотивлары буенча орнамент характеристикасы белән таныштылар.

undefined

Биремне рәсмиләштерү өчен фанерадан (брошь) эшләнмәләр, татар орнаменты элементлары, акрил буяулар, эпоксид сумала, ялтыравыклар кулланылды. Һәр укучы үз эшләнмәләрен төрле төстәге гамма буенча бизәде. Бирем белән беррәттән, укытучылар балаларны орнаментның барлыкка килүе һәм төрләре белән таныштырдылар, викторина үткәрелделәр. Дәрес ахырында укучылар куелган максатны үтәп, милли татар орнаменты белән бизәлгән әзер эшләнмәләрне тәкъдим иттеләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X