Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Мәңге онытылмас Суслонгер

Без, сугыш башлангач туып, әти­ләребез сугышка китеп, хә­бәр­сез югалган кешеләрнең ба­ла­­лары да, 79 яшькә җиттек. Го­мер­­ узган саен, бер мәртәбә дә­ әти­ дип әйтә алмаган, алар­ның­ йөз­ләрен күрә алмаган, яз­мышла­рын белә алмаган ке­ше­­ләр­ булганлыктан, матбу­гат­­тагы­ һәм китаплардагы яз­ма­­ларны укып барырга ты­ры­­шабыз. Бәхеткә каршы дип әй­тимме, быел Саба һәм Теләче рай­­оны ветераннарын, бер төр­кем­­ кешене, Мари илендәге Сус­лон­­­гер дигән җиргә сәяхәткә алып­ бардылар. Төркемгә Саба рай­оны ветераннар советын җи­тәкләгән Расих Хәсән улы (бу­ яхшылыгы өчен аны Ходай Тә­галә җәннәт белән сөендерсә иде)­ мине дә керткән иде.

undefined

Бу хәр­би лагерь илебезне сакларга ти­ешле кешеләргә сугыш гый­ле­ме өйрәтү өчен оештырылган була. Ул башта Татарстан җирендә эшли, аннан соң Мари Иленә күчерелә. Лагерьда якынча мәгълүматлар буенча, 100000гә якын кеше булган дип фаразлана. “Төгәл саннар юк. Архивлар ябык,”- дип сөйләде безгә гид. Ләкин, ни өчендер, яхшы өйрәтелгән солдатлар әзерлисе урынга, аларны җәзалау оештырыла. Нәтиҗәдә бер гаепсез кешеләр үлә. Аларга зиратта исемнәре язылган “Хәтер тактасы” куелган.

Суслонгерда безнең гаиләгә ка­гылышлы ике кеше була. Бер­се­­ әти белән бертуган Гатифә апам­ның ире Фәтхулла, икенче­се­-җәмәгатем Нәфисәнең әтисе, Ис­ке Җөри авылыннан Хәким Го­бәйдуллин. Аларның үз авы­зын­­нан бу хакта бер сүз дә ишет­мәдем. Бу тәмугътан исән-сау­ котылып һәм сугышта катна­шып,­ бик күп яралар белән, үз үлем­нәре белән вафат булдылар. ­Хәким бабамның каберенә хәр­би комиссариат хәтер ташы куй­ды.

Суслонгерда җәзаланган кешеләрнең хатыннарының күргән нужаларын тасвирлап Туфан Миңнуллин “Кырык бернең арбалы хатыннары” дигән пьесса яза. Ул спектакльне еламыйча карап булмый. Шушы хатыннар кебек, күргән нужаларын Гатифә тутабызның сөйләгәне хәтердә. Фәтхулла җизнәбез янына бару өчен, хәлле кешеләрдән ипи җыеп, сохари киптереп, аяк-кулларына бияләйләр бәйләп лагерьга баралар. Әмма туганнары белән очраштырмыйлар. Тутабызның: “Кайтканда чабаталары тузып бетеп, күлмәк итәкләребезне кисеп, аякларыбызга бәйләдек”,–дип сөйләгәне хәтердә.

Безнең хәбәрсез югалган­ әти­ләребез дә кайларда җә­за­ла­нып үлгәннәрдер... Алар шикел­ле­ үк, без дә сугыш вакытында­ ту­ып, аякка басканнан бирле, бер­ тиен дә хезмәт хакы алмый­ча,­ ач килеш эшләп, укып, җи­ме­рек илебезне аякка бастыру­ өчен­ актык көчебезне куеп эш­лә­дек. Газеталарда сугыш чоры ба­лалары турында язып тора­лар.­­ Алар бик күп төрле. Шуңа кү­рә әтиләрен күрмәгән балаларны бүтәннәр белән бутамаска кирәк. Безне болай да үскән ва­кытта бик күп кимсеттеләр!

Сүземне кыскартып, без­не­ бу сәфәргә алып баруны­ оеш­тырган, автобус белән тәэ­мин­ иткән Саба һәм Теләче рай­оны хуҗаларына һәм без­нең белән барган Саба, Те­лә­че, Кукмара районнары мөх­тә­сибләренә, хәрби комиссари­ат вә­килләренә, ветераннар оешмасына, барган урында үзенең хез­мәтеннән Корбан ашы үт­кә­реп,­ газапланып вафат булган ке­шеләргә дога кылдырган Олы Ки­бәче авылында туып-үскән Риф­кат Шәфыйковка бу сәфәрдә кат­нашкан барыбыз исеменнән зур­ рәхмәтебезне белдерәбез.

Габделәхәт Шакиров, хезмәт ветераны, Сатыш авылы.

Фото: архив

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев