Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда сентябрь ахырына кадәр коры һәм җылы һава торышы сакланачак

Уңайлы һава шартлары төбәктә көчле көнбатыш антициклоны нәтиҗәсендә урнашты.

Берничә көн элек Татарстанга килгән коры һәм уртача җылы һава торышы республика территориясендә сентябрь ахырына кадәр сакланачак. Бу Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Әбиләр чуагы төбәктә көчле көнбатыш антициклоны аркасында урнашкан. Ул «Атлантиканың дымлы һава массалары континентка тирәнтен үтеп керүгә киртә була һәм безнең территориядә уңайлы һава торышын тота», — дип аңлата синоптиклар.

Метеорологлар сишәмбе һәм чәршәмбе, 29 һәм 30 сентябрь көннәрендә, һава торышының элеккечә коры һәм җылы булуын көтә. «<…> тәүлеклек һава температурасы күпьеллык нормалардан 2-3 градуска югарырак булыр дип фаразлана», — дип искәртә белгечләр.  

Фото: Михаил Захаров

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев