Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда урыны белән яшенле яңгырлар көтелә

13 июньдә республиканың көнчыгыш районнарында 22 градуска кадәр җылытачак.

Татарстанда яшенле яңгырлар, республиканың көнчыгыш районнарында 13 июньдә 22 градуска кадәр җылылык көтелә. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Иртәгә, 12 июньдә, Татарстанда алмашынучан болытлы һава көтелә. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак. Көньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +2..+7 градус, көндез +15..+20 градус булыр дип фаразлый синоптиклар.

Казанда төнлә һәм көндез алмашынучан болытлы һава булачак. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр явар дип фаразлана. Җил көньяк-көнбатыштан акрын тизлектә булачак. Һава температурасы төнлә +5..+7 градус, көндез +17..+19 градус булыр дип көтелә.

13 июньдә Татарстанда төнлә урыны белән, иртән һәм көндез күпчелек районнарда яңгыр явачак. Көндез урыны белән яшенле яңгыр булуы ихтимал. Җил көньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, төнлә урыны белән секундына 15 метр, иртән һәм көндез 20 метр тизлектә исәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +8..+13 градус; көндез +14..+19 градус, көнчыгыш районнарда +22 градус булыр дип фаразлана.

Синоптиклар 14 июньдә Татарстанның күпчелек районнарында бераз яңгыр явар дип хәбәр итә. Төнлә урын белән яшен булуы ихтимал. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, яшен вакытында җил тизлеге секундына 15-20 метрга җитәргә мөмин. Төнлә һава температурасы +7..+12 градус; көндез +15..+20 градус булачак, диелгән әлеге хәбәрдә.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X