Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде

20 майда республика территориясендә яңгырлар, яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин.

Синоптиклар фаразына караганда, 20 майда республика территориясендә яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин.

Көчле җил вакытында өйдә калырга, тәрәзә һәм ишекләрне ныгытып ябарга киңәш ителә. Әгәр сез урамда була калсагыз, электр линияләре, реклама щитлары, элмә такталар, юл билгеләреннән ераграк торырга тырышыгыз.  Автомобильләрне агачлар янында калдырмагыз.

Машина йөртүчеләргә мөмкин булганда ерак араларга чыгудан баш тартырга киңәш итәләр. Әгәр сез яшенле яңгыр вакытында машинада, велосипедта яки мотоциклда булсагыз, туктап, яңгыр узганны көтегез. Ачык җирдә, мөмкин булганча түбәнлектә, җиргә ятарга киңәш ителә. Яшеннән саклану өчен сезнең янәшәгездә елга, күл яки буа булмавы мөһим, чөнки су – яхшы үткәргеч. 

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев