19 май 2021 яңалыклары
-
Урманнарга җәяүләп тә керү тыела
Таләпләрне үтәмәгән өчен административ җаваплылык каралган.
-
Казанда алтынчы каттан тәрәзә пәрдәсен бәйләп төшәргә җыенган әбине коткарганнар
Әби балкон тәрәзәсеннән ярдәм сорап кычкырган.
-
Казанның 40нчы гимназиясе бинасында шартлаткыч җайланмалар табылмады
Низаг дәрескә электрон тәмәке алып килгән укучы белән укытучы арасында килеп чыккан.
-
ЗАГСлар кәгазь бланклардан баш тартырга планлаштыра
Аларны Бердәм дәүләт реестры документлары алмаштырачак.
-
20 май көнне урыны белән яңгыр, яшен һәм эре боз яву көтелә
Синоптиклар җилнең 27 м/с ка кадәр көчәюен фаразлый.
-
“Игенче” җәмгыятендә чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен кукуруз чәчелде
Җаваплылыгы чикләнгән “Игенче” җәмгыятендә чагыштырма –күргәзмә сынаулар өчен, 24 төрдән торган кукуруз гибридлары чәчелде. Кукуруз чәчү эше, барлык технологик таләпләргә туры китерелеп җаваплылыгы чикләнгән “Казанагрохимсервис “ җәмгыяте катнашында башкарылды.
-
Казанда ретротехника фестивалендә сирәк автомобильләр һәм мотоцикллар тәкъдим ителәчәк
Экспозициядә барлыгы 100 берәмлек транспорт техникасы бар.
-
ВӘЗИР УРАЗАЕВ: «КАЗАНДА ТАТАР-БАШКОРТ КАРШЫЛЫГЫНА ОЧРАГАНЫМ ЮК»
Казанның татар телендә белем бирә торган Ш.Мәрҗани исемендәге 2 татар гимназиясендә информатика фәнен укытучы башкорт егете Вәзир Уразаев “Татмедиа Junior” проекты өчен интервью бирде.
-
«Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» теплицаларында язгы эшләр
«Лесхоз картлар һәм инвалидлар интернат-йорты» дәүләт социаль хезмәт күрсәтү учреждениесендә социаль хезмәт алучылар белән берлектә интернат теплицаларында утырту һәм урып-җыю эшләре үткәрелде.
-
Татарстанда яшенле яңгыр аркасында кисәтү игълан ителде
20 майда республика территориясендә яңгырлар, яшенле яңгыр, боз явуы һәм тизлеге секундына 18-23 метрга кадәр җил булырга мөмкин.
-
Матбугат бәйрәме алдыннан мәрхүм булган хезмәттәшләребезне искә алдык
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык мәкале. Рамазан аеның соңгы көнендә, гает алдыннан, өйләгә кадәр бер сәгатебезне изге эшкә багышладык. Коллективыбыз белән элек бергә эшләгән, инде бакыйлыкка күчкән хезмәттәшләребез каберләренә зиярат кылып кайттык.
-
«Безнең ишегалды» программасы буенча май ахырына кадәр 297 ишегалдында эшләр башланачак
Май ахырына кадәр «Безнең ишегалды» Президент программасы буенча Татарстанның 32 муниципаль берәмлегендә төзелеш эшләре башлана.
-
Белгечләр җәен Россиядә табигый бәла-казалар булыр дип фаразлый
Галимнәр урманда ташлап калдырылган пыяла кисәкләренең линза кебек булуы һәм янгын китереп чыгару ихтималы турында кисәтә.
-
Сабантуй көннәре билгеле булды
Авылларда, шул исәптән республика шәһәрләрендә Сабантуе 12-13 июньдә була.
-
"Без бик актив пионерлар идек"
19 май – Пионер туган көн. Пионер сүзен ишетү белән безнең буын кешеләренең күз алдына шау-гѳр килеп яшьнәп яшәгән мәктәп еллары килеп басадыр, мѳгаен. Кем генә муенына кызыл галстук бәйләп, тигез сафларга тезелеп, пионер булып йөргән чорларын сагынмый икән? Әлеге истәлекле көн уңаеннан районыбызда озак еллар Пионерлар һәм укучылар йорты директоры булып эшләгән Фаягөл Габдрахман кызы Зиннуровадан шул елларга бәйле хатирәләр белән уртаклашуын сорадык.