Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булачак

13 июльдә төнлә һәм көндез һава шартлары начарлануы көтелә.

Татарстанда яшенле яңгыр һәм томан булачак. Бу турыда Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсендә хәбәр иттеләр.

«13 июльдә Татарстан территориясендә төнлә һәм көндез яшенле яңгыр, секундына 15-18 метр тизлектә җил, томан көтелә», – диелгән идарә хәбәрендә.

Татарстан Гражданнар оборонасы эшләре һәм гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр һәм томан куркыныч булуын искәртә.

«Һава шартлары начарайган очракта, урамда электр тапшыру линияләре, агачлар, реклама щитлары һәм киштәләр янында тормаска киңәш ителә, шулай ук йортлар кәрнизләре, реклама стендлары һәм черегән агачлар янында тормаска кирәк», – дип сөйләделәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә.

Томан вакытында машина йөртүчеләргә торак пунктлардан читкә китмәскә киңәш ителә. Трассада хәрәкәтнең куркынычсыз тизлеген сайларга, чиктән тыш игътибарлы булырга, тормозга кинәт басмаска һәм икенче полосага чыкмаска кирәк.

Җәяүлеләргә транспорт алдыннан юлдан йөгереп чыгарга ярамый һәм яктылык кайтаручы элементлар булган киемнәр кияргә кирәк.

Фото: архив/Михаил Захаров

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев