Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ялларда синоптиклар җылы һава торышы фаразлый

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак, көндез - +8-13 градус.

28-нче мартта Казанда аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемнәр фаразланмый. Көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Бүген төнлә һава температурасы -1дән +1 градуска кадәр, шимбә көндез +11-13 градус булачак.

Шимбә көнне шулай ук аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак, көндез - +8-13 градус.

Якшәмбе көнне, 29-нчы мартта, республикада алмашынучан болытлы һава көтелә, көньяктан уртача җил исәчәк. Төнлә һава температурасы -4тән +1 градуска кадәр булачак, көндез - +7-12 градуска кадәр, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

Фото: kzn.ru

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев