27 март 2020 яңалыклары
-
Татар дәүләт филармониясе тамашачыларны виртуаль концерт залына чакыра
Концертларны «Виртуаль концерт залы» бүлегендә карарга була.
-
27 март - Халыкара театр көне
Россиядә- 2019 нчы ел театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, ел буена Район мәдәният йортында һәм 21 авылда районыбыз халкына 7 төрле спектакль тәкъдим ителде.
-
Ялларда синоптиклар җылы һава торышы фаразлый
Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -3тән +2 градуска кадәр булачак, көндез - +8-13 градус.
-
Язгы кыр эшләренә Татарстанның 41 районы игенчеләре кереште
Кышның аномаль җылы булуы һәм язның иртә килүе аркасында игенчеләрнең планнарына үзгәреш кертелде һәм бу авыл хуҗалыгы эшләрен гадәттәгедән иртәрәк башларга мөмкинлек бирде. 41 районның авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре бөртекле көзге культураларны тукландыру эшләрен башкаралар.
-
Алдагы шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый
Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов белән килештереп, Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан шимбә көнне, 28 мартта, авыл хуҗалыгы ярминкәләре булмый, дигән карар кабул ителде.
-
Исерек гаилә тынычлыгын ала
Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендәге чираттагы утырышында биш материал каралды.
-
“Җир сәгате” суга
Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән 28 мартта «Җир сәгате» акциясе уза. Бу көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр электр энергиясен кулланмый тору каралган.
-
Татарстан Президенты театр һәм музейларның онлайн-проектларын хуплады
Карантин көннәрендә өйдә утырырга мәҗбүр булган кешеләргә Татарстанның мәдәният оешмалары интернет аша төрле иҗади программалар карарга тәкъдим итә.
-
Мөфти коронавирус таралуны булдырмас өчен кертелгән чараларга җаваплы булырга кушты
«Хөрмәтле мөселманнар! Сезне барлык куркынычсызлык чараларын үтәргә һәм бөтен кешелек дөньясы өчен авыр булган бу сынауны Аллаһы Тәгаләгә догада булып кичерергә чакырам», — ди Камил Сәмигуллин.
-
Полиция хәбәр итә
Байлар Сабасында яшәүче исерек хәлдә авылдашын җылылык батареясына бәйләп куеп, агач уклау белән кыйнаган, аягы белән типкәләгән, үтерү белән янаган.
-
Үткәннәре гыйбрәтле булса да, бүгенге көннәре бәхетле
Быелгы март ае районыбызның мөхтәрәм ветераннары- Явлаштау авылында яшәүче Шәмсия Ярмөхәммәт кызы Сәйфуллина, Юлбат авылында гомер итүче Гыйльмисрур Гаптелхәлил кызы Мөбарәкҗанова өчен күркәм юбилейлары белән истә калачак.
-
Һәркемнән үзаңлылык сорала
Район территориясендә коронавирус буенча вәзгыять тыныч, әмма инфекция таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелә.
-
Саба районының эчке гаскәр хезмәткәрләре һәм ветераннары, милли гвардиячеләр!
Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлауларны кабул итегез! Сезгә ышанып тапшырылган вазифаларыгыз җаваплы һәм катлаулы. Хәрби һәм хезмәт бурычын намус белән үтәү үрнәген күрсәтәсез. Сезгә чын күңелдән Ватанга хезмәтегездә уңышлар, ныклык һәм принципиальлек, кешеләргә игътибарлы булуыгызны, нык сәламәтлек, иминлек, тормыш оптимизмы, бәхет һәм шатлык телибез.
-
Сугыш беркемне аямый...
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы совет кешеләренә әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәтләр алып килде. Бик күпләрнең язмышларын чәлпәрәмә китерде, уй-планнарын юкка чыгарды... Сугышка кадәр СССР белән Финляндия арасында килеп чыккан кораллы низагтан соң бушап калган территориягә халыкны күчереп утырту сәясәте дә күпләрнең тормышында фаҗигале чагылыш тапты.
-
Татарстанда 12 ел элек булган температура рекорды куелды
Ел башыннан Татарстан башкаласында температураның абсолют максимумы унҗиде тапкыр артып киткән яки унҗидегә җиткән.