Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Һәркемнән үзаңлылык сорала

Район территориясендә коронавирус буенча вәзгыять тыныч, әмма инфекция таралу куркынычын киметү буенча өстәмә чаралар күрелә.

Мондый шартларда  халыкның  үзаңлылыгы бик тә  кирәк. Билгеле булганча, өченчекөн Россия Президенты илдә ко­ронавирус таралу  куркынычы артуы сәбәпле халыкка мөрә­җәгать белән  чыкты һәм  28 марттан 5 апрельгә кадәр көн­нәрне хезмәт хакы түләнә тор­ган ял көне дип игълан итте. Әмма тормышны тәэмин итүнең барлык структуралары, медицина оешмалары, даруханә, кибет, банк һәм финанс хисапларын башкара торган оешмалар, транспорт, шулай ук барлык дәрәҗәдәге хакимият органнары эшләвен дәвам итәчәк. Кичә район  хакимиятендә шул  уңай­дан башкарма  комитет җитәкчесе  урынбасары Ма­рат Баһманов эре сәүдә чел­тәрләре буенча җаваплы зат­лар белән киңәшмә үткәрде. Санитария иминлеген тәэмин итү максатында сатучыларга халыкка хезмәт күрсәтүне битлекләр, перчаткалар киеп эшләргә, касса янында чиратта торучыларның бер-берсеннән 1 метрдан ким булмаган ераклыкта торуын тәэмин итәргә, әзер блюдоларны,  икмәк-булка әйберләрен поли­этилен пакетларга  төрелгән хәл­дә сатарга тәкъдим ителде. 

Моннан тыш яше  70тән узган  өлкәннәргә ярдәм  күрсәтү бу­­енча  “Балкыш”  халыкка со­ци­аль хезмәт күрсәтү үзәгендә  “Кайнар линия“  (2-28-82)  эшли, тагын берсе район башкарма комитетында  (2-34-44) ачылды (шалтыратулар дүшәмбедән җо­мгага кадәр  8.00-11.30,  13.00-16.30 сәгатьләрдә кабул ителә).Туганнары булмаган, ярдәм итә алмаган ялгыз яшәүче пен­сионерлар, инвалидлар өй­ләренә азык-төлек һәм дару ча­ралары китерүдә  шушы  но­мерлардан  файдалана алалар. Аларга һәр авыл  җирлегендә  билгеләнгән волонтерлар ярдәм итәчәк. Күрсәтелгән номерларга элемтәгә чыга алмаучыларга авыл җирлекләре башлыкларына    мө­рәҗәгать итәргә кирәк.

Халыкны социаль яклау учреж­дениеләренә гаризалар язарга  кирәк булганда, профилактика чараларын күздә тотып, аларның электрон почталарыннан, дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр пор­талыннан (uslugi.tatarstan.ru)  фай­даланырга тәкъдим ителә. Республика матди ярдәм   күрсәтү үзәгенең  район бүлекчәсенә яз­мача мөрәҗәгатьне sab.36@tatar.ru электрон  адресы буенча  җибәрергә  була.

Әгәр коронавирус чире йок­тырдым, дип шикләнә баш­ласагыз, беркая да чыкмагыз, тиз арада табиб чакыртыгыз һәм авыруның беренче бил­геләре турында сөйләп би­ре­гез, сәламәт кешеләр бе­лән аралашуларны чикләгез, йөткергәндә һәм төчкергәндә салфетка кулланыгыз. Шулай ук бер тапкыр гына файдаланыла торган савыт-саба һәм шәхси гигиена әйберләреннән куллану  сорала. Беренче чиратта ме­дицина битлеген кулланырга  оныт­магыз. Әгәр аптекаларда булмаса, аны берничә катлы  марлядан үзегез дә тегә ала­сыз.  Саклану чараларын ва­кы­тында  күрсәгез, үзегезне дә, баш­ка­ларны  да бу куркыныч чирдән сак­лап калырсыз. Сәламәт бу­лыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев