Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

“Җир сәгате” суга

Бөтендөнья кыргый табигать фонды (WWF) инициативасы белән 28 мартта «Җир сәгате» акциясе уза. Бу көнне 20 сәгать 30 минуттан 21 сәгать 30 минутка кадәр электр энергиясен кулланмый тору каралган.

Акция ел саен мартның соңгы  шимбәсендә үткәрелә һәм төрле дәүләт халыкларының энергия ресурсларын саклау, планетар масштабта экологик ситуацияне яхшырту проблемаларын чишүдә бердәмлеген символлаштыра.Акциядә катнашучыларга бер сәгатькә биналарны, корылмаларны, архитектур формаларны, яктырткычларны, торак йортларда электр утын сүндереп торырга, шулай ук электр энергиясе куллануны киметүгә юнәлдерелгән башка чараларны күрү тәкъдим ителә.

Фото: eco.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X