Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Исерек гаилә тынычлыгын ала

Балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясенең Расих Закирҗанов рәислегендәге чираттагы утырышында биш материал каралды.

Олы Кибәче авыл җирлегендә яшәүче  ир-атка полиция тарафыннан  тутырылган беркетмәдә   әти кешенең  спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә өйдәгеләрнең, шул исәптән балаларының тынычлыгын бозганлыгы турында әйтелә.  Хокукка каршы  гамәле  өчен аңа кисәтү ясалды,  МСРК гаризасы нигезендә әлеге гаилә социаль яктан авыл гаиләләр исемлегенә куелды. 

Эзмә авыл җирлегеннән  әни кеше  дә балаларын тәрбияләүдә үз вазифасын тиешенчә үтәмәве, өйдә санитария кагыйдәләрен сакламавы, коммуналь түләүләргә зур суммада бурычы җыйналуы сәбәпле  чакырылган. Әлеге гаилә дә социаль яктан авыр гаиләләр исемлегенә кертелеп, ныклы контрольгә алыначак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев