Сугыш беркемне аямый...
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы совет кешеләренә әйтеп бетергесез кайгы-хәсрәтләр алып килде. Бик күпләрнең язмышларын чәлпәрәмә китерде, уй-планнарын юкка чыгарды... Сугышка кадәр СССР белән Финляндия арасында килеп чыккан кораллы низагтан соң бушап калган территориягә халыкны күчереп утырту сәясәте дә күпләрнең тормышында фаҗигале чагылыш тапты.
Рәсемдә язма герое Хәмдия Фәйзрахманова (уртада) автор Альбина Гарифуллина белән (уңда)
Германия илгә һөҗүм итәр алдыннан безнең Сатыш авылыннан да 2 гаилә фин җирләренә күченеп китәргә ризалык бирә. Аның берсе күп балалы,1904 елгы Ислам Вәлиев гаиләсе була. Ул хатыны, балалары Габделхак, Илдус, Ринат, Әминә белән күчеп китә. Әйбәт кенә яши, эшли башлыйлар. Ләкин тыныч тормышта озаклап яшәргә туры килми. Бөек Ватан сугышы башлана. Күчеп килгән гаиләләрнең ирләрен сугышка алалар, ә гаиләләре туган якларына эвакуацияләнә. Ислам абыйны сугышка алалар, ә гаиләсе эвакуациягә эләгә алмый. Эш тә, туган якка кайтырга да мөмкинлек юк. Әле бит авылдан килгән өлкәнрәк яшьтәге татар хатынының русча аралашуы да чамалы. Бөтен байлыклары кулындагы төенчекләрендә булган 4 балалы гаилә урамда кала. Кинолар, китаплар аша блокададагы тормышны күз алдына китерүе авыр түгел. 1941-1942 елларның көзе һәм кышы тарихта блокаданың түзеп булмаслык куркыныч, авыр чоры буларак истә кала. Ачлыкта, салкында кешеләр меңәрләп кырыла. Ягъни чолганышта калган һәр 5 кешенең 4се үлгән, берсе генә исән калган дигән сүз. Аларны зиратлар сыйдыра алмыйлар. Яңа Пискарев каберлеге барлыкка килә. Зур траншеялар казып, шунда йөзәрләгән мәетләрне салып күмәләр. Хәзер бу каберлектә музей оештырылган. Камалышта калган кешеләрнең нинди сынаулар, газаплар аша узганнарын күрергә була. Блокада беткәндә Ленинградта кеше саны 5 тапкыр азрак калган була. Ислам абый сугышта бик каты яралана, госпитальдә дәвалана. Авыл белән хатлар аша аралашып тора. Гаиләсенең авылга кайтып җитмәгәнен белә ул. Госпитальдә ятканда гаиләсен бер көн дә исеннән чыгара алмый... Озаклап даваланганнан соң, Ислам абыйны хәрби хезмәткә яраксыз дип демобилизациялиләр. 1943 елның 1 маенда ул Сатышка кайтып җитә. Солдат киеменнән, аркасында котомка (вещмешок), кибет янына кайтып туктый. Кая барырга? Өй дә, әти-әни дә, гаиләсе дә юк. Шулай аптырап торганда, кибеткә Шәфига апа Исмәгыйлова килеп керә. Таный Исламны. Күрешәләр, хәл-әхвәл сорашалар. Шәфига апа: «Ислам, кая бармакчы буласың инде ?”-дип сорап куя. «Кая барыйм, мин шулай урамда инде” –ди. Шәфига апа Исламны үзләренә алып кайта һәм берәр еллап ул аларда яши. Колхозга эшкә йөри башлый. Ул вакытларда авылда ир-атлар бик кадерле була. Озакламый аны Шверник исемендәге колхозга рәис итеп куялар. Эш кайгы-хәсрәтне онытырга да булыша. Нишләрсең, үлгәннәр артыннан үлеп булмый. Тора-бара үзе кебек ялгыз хатын белән яши башлый Ислам абый. Үз гаиләсен, балаларын һич тә оныта, бер генә дә исеннән чыгара алмый. Әз булса да йөрәккә дәва булсын дип, икенче гаиләдә туган балаларга сугыш елларында һәлак булган балаларының исемнәрен куша. Әминә белән Ринат үсәләр, тормышта үз юлларын табалар. Әти-әниләрен дә бик тәрбияләп озаттылар.
Сатыштан Шәрифулла Фәйзерахманов та хатыны Хәмдия һәм 1940 елда туган улы Габдрахман белән Финляндия җирләренә барып урнаша. Эшлиләр, яшиләр. Болар яшәгән йортның Финляндиягә күчеп киткән хуҗалары төннәрен үзләре генә белгән сукмаклар аша чик сызыгын үтеп, ишек төбендә хатлар калдырып киткәлиләр. Ул хатларда татарча: “Сез безнең йорт-җирләрне саклап тотыгыз, без әле монда үзебез кайтачакбыз” дип язган булалар. Сугыш башлангач, Шәрифулла абыйны фронтка алалар. Эвакуация башлана. Сугышка яраксыз кешеләрне товар вагоннарына урнаштырып, илнең эчке төбәкләренә озаталар. Кемнең кая барасын тикшереп тормыйлар. Товар поезды туктамыйча бара да бара. Менә поезд Татарстан җирләре буйлап хәрәкәт итә. Хәмдия апа яшь баласы белән поезда үксеп-үксеп елап бара. Аның үз иленә кайтасы килә бит. Поезд Арча станциясе аша үтә... Менә Шәмәрдән... Поезд туктамый. Ләкин ни өчендер тизлеген бик кисәк кенә киметә. Тәвәккәлли Хәмдия апа. Башта төенчеген тотып ата, аннары улын кочагына алып поездан сикереп төшә. Исән кала. Сатыш авылына кайтып каенәнисе белән яши. Колхозда эшли. Улын исән-сау тәрбияләп үстерә. Ире генә сугышта һәлак була. Каенәтисен дә тиешенчә тәрбияләп озатты. Улы Габдрахман Саба эчке эшләр бүлегендә ГАИ инспекторы булып эшләде. Хәзерге көндә әнисе дә, Габдрахман үзе дә бакыйлыкка күчтеләр.
Менә шулай сугыш күпме кешеләргә сөйләп тә бетереп булмый торган хәсрәтләр, борчулар, югалтулар алып килде. Бездән соңгы буыннарга аларны күрергә язмасын иде инде...
Альбина Гарифуллина
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев