Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үткәннәре гыйбрәтле булса да, бүгенге көннәре бәхетле

Быелгы март ае районыбызның мөхтәрәм ветераннары- Явлаштау авылында яшәүче Шәмсия Ярмөхәммәт кызы Сәйфуллина, Юлбат авылында гомер итүче Гыйльмисрур Гаптелхәлил кызы Мөбарәкҗанова өчен күркәм юбилейлары белән истә калачак.

Шәмсия апа Сәйфуллина Явлаштау авы­­лында дөньяга килгән. Яшь чагында Казанда  тегү фабрикасында, ә кияүгә чыгып авылга кайткач, колхозда төрле эшләрдә хезмәт куйган.  Ире Сәетгәрәй дә хуҗалыкта  озак еллар тракторчы, шофер һәм гараж мөдире булып эшләгән, 1994 елда  бу фани дөньяны калдырып бакыйлыкка күчкән. Шәмсия апа  тыл  һәм хезмәт ветераны Бөек Жиңүнең  юбилей медальләре, «Ана Даны» ордены белән бүләкләнгән.Тормыш иптәше белән 5 бала тәрбияләп үстерәләр. Кызганычка каршы,балаларының өчесен мәңгелеккә югалту хәсрәтен дә кичерергә туры килә,  бүгенге көндә икесе исән-сау, ә Шәмсия апа улы Салих һәм килене Равилә тәрбиясендә гомер кичерә, ул 13 онык һәм 19 оныкка кадерле әби. Куршеләре- туганнары белән аралашып, хәл белешеп, мөмкинлегеннән чыгып мохтаҗларга ярдәм  итеп, изгелек кылып яшәргә тырыша.    

Юлбат авылында яшәүче Гыйльмисрур апа Мөбарәкҗанова да олы хезмәт юлы үткән. Юлбат авылында Гаптелхәлил белән Сидыкиҗамал гаиләсендә дүрт ма­лай­дан соң бишенчесе булып дөньяга килә ул. Хуҗалыкта малайлар әтиләренә булышсалар, Гыйльмисрур әнисенең төп ярдәмчесе була. Бөек Ватан сугышы башлангач, гаиләдәге өч улны бер-бер артлы фронтка алалар (аларның икесе яу кырында һәлак була). Шул ук елны әтиләре дә бакыйлыкка күчә.  Сугыш вакытында барлык  авыр хезмәт хатын-кызларның нәфис җилкәләренә төшә. Гыйльмисрурга да башкалар белән урак уру, көлтәдән кибән кую, эскерт салу, каравыл өендә капчык ямау һәм тагын бик күптөрле эшләр башкарырга туры килә. Иштуган белән Шәмәрдән станцияләрендә 13-14 яшьлек кызларның  ач-ялангач хәлдә озын-озын бүрәнәләр төягәннәрен хәзер дә ачынып искә ала ветеран. Сугыштан соң да тормышлар тиз генә рәтләнми әле. 1951 елда авылдашлары белән Киров өлкәсенә вагоннар төяргә җибәрәләр аларны. Баракларда яшиләр. Октябрьдә китеп, туган якларына яз җиткәч кенә кайтырга насыйп була. Аннан кайткач, сарыклар фермасында эшли Гыйльмисрур апа. 1956 елның 19 мартында Юлбат егете Раиф белән гаилә коралар, үз көчләре белән йорт җиткереп чыгалар, 5 балага гомер бүләк итәләр. Бүген ул балалары тәрбиясендә зур, матур йортта бәхетле картлык кичерә. “Тормышымнан бик канәгатьмен. Балаларым барысы да тәртипле булдылар, минем өчен өзелеп торалар. Картлык көнемдә шуннан да зур куаныч булуы мөмкин дә түгелдер”,- ди ветеран.

Юбилярларны  район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов, социаль яклау бүлеге начальнигы Марсель Хуҗин, Явлаштау, Юлбат авыл җирлекләре башлыклары Ринат Нуриев, Талип Шәмсиев, алар эшләгән оешма-предприятие вәкил­ләре тәбрикләде. 

Фоторепортаж: http://saby-rt.ru/news/fotoreportazhlar/22-mart-knne-yulbat-avylynda-yashche-gyylmisrur-gaptelkhlil-kyzy-mbrkanovaga-90-yash-tuldy

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев