Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

27 март - Халыкара театр көне

Россиядә- 2019 нчы ел театр елы итеп игълан ителде. Шул уңайдан, ел буена Район мәдәният йортында һәм 21 авылда районыбыз халкына 7 төрле спектакль тәкъдим ителде.

Мәсәлән , Район мәдәният йортында эшләп килүче «Балкыш»  театр коллективы  Наил Гаетбаев пьессасы буенча сәхнәләштерелгән  «Авылга кызлар килде» спектаклен, Явлаштау авыл мәдәният йорты Мансур Гыйләҗевның “Казан егетләре” спектаклен, Кече Шыңар авыл мәдәният йорты каршында  эшләп килүче “Нур”халык театры коллективы Раилә Мөхсинованың “Кайнар токмачлы аш” спектаклен, Лесхоз авыл мәдәният йорты каршында  эшләп килүче “Амәнәт”халык театры коллективы Рабит Батулланың “Кичер мине, әнкәй!” спектаклен, Бигәнәй авыл мәдәният йорты каршында  эшләп килүче “Мизгел”халык театры коллективы Айгөл Әхмәтгалиеваның “Баш куям тезләреңә” спектаклен, Юлбат авыл мәдәният йорты Рәмзия Хөсәенованың “Табылдык” спектаклен, Мишәбаш авыл мәдәният йорты Туфан Миңнуллинның “Әниләр һәм бәбиләр” спектакльлен тәкъдим иттеләр. Спектакльләрне барлыгы 2747 тамашачы тамаша кылды.

Мәгълүмат район сайтыннан алынды.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев