Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Полиция хәбәр итә

Байлар Сабасында яшәүче исерек хәлдә авылдашын җылылык батареясына бәйләп куеп, агач уклау белән кыйнаган, аягы белән типкәләгән, үтерү белән янаган.

  • Иштуган авылында  яшәүче, кулына  пычак тотып,  авылдашына үтерү белән  янаган.
  • Пүкәл авылы  кеше клуб баскычы төбендә балигъ булмаган  яшүсмерне кыйнаган.
  • Казанчы Бигәнәй  авылында   яшәүче Сатыштагы  “Хәрәм” кибете  каршында Мамалай авылы  кешесенең  куртка  кесәсеннән акча  урлаган.
  • Олы Нырты  авылында   яшәүче  исерек  хәлдә олы  яшьтәге  атасына   кул   күтәргән.
  • Шәмәрдән авылы читендә билгесез  кеше  төзелеш  оешмасы  будкасына  үтеп кереп эретеп  ябыштыру аппараты һәм инструментлар  урлаган.
  • Шәмәрдәндә  яшәүче  яшерен рәвештә авылдашының 6 мең  сумлык кесә телефонын  урлаган.
  • Шәмәрдәндә  яшәүче  авылдашының  өендә аның 9 мең  сум акчасын һәм телевизор приставкасын  урлаган.
  • Районыбыз биләмәсендә  Түбән Кама кешесенең ЮХИДИ  хезмәткәренә   ялган машина   йөртү таныклыгы    күрсәтү факты ачыкланды.
  • Байлар Сабасында  яшәүче  көрәк белән  авылдашына  суккан һәм  үтерү белән  янаган. Шулай ук Лесхозда яшәүченең килененә, Саба кешесенең  әбисенә үтерү белән  янаулары турында  хәбәр алынды.
  • Билгесез  кеше Байлар Сабасында   яшәүченең  кесә телефонына шалтыратып,  үзен  Саклык банкы  хезмәткәре  итеп   күрсәтә һәм  аның банк  картасыннан 25 мең  сумнан күбрәк  акчасын  урлый.

Санап  кителгән фактлар  буенча җинаять  эшләре   кузгатылды.

Людмила  Юзеева, штаб начальнигы.

Фото: twitter.com/gornyak22_ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X