Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Һава торышы

Ялларда яңгырлы һава торышы фаразлана

31-нче октябрьдә көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак.

31-нче октябрьдә Казанда аязучан болытлы һава, бүген төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяк, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил. Төнлә – 0...+2 градус, көндез 3-5 градус җылы булачак.

Тулаем республика буенча төнлә һәм көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Шимбәгә каршы төндә һава температурасы +4-тән алып минус 1 градуска кадәр, көндез +3 градустан +8 градуска кадәр тирбәләчәк, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.

1-нче ноябрьдә Татарстанда төнлә һәм иртән урыны белән яңгыр һәм юеш кар явачак, якшәмбе көндез явым-төшемсез булачак. Көньяк-көнбатыштан төньяк, төньяк-көнчыгышка үзгәрүчән талгын җил. Төнлә һава температурасы +4 градустан алып минус 1 градуска кадәр, көндез 1 градустан 6 градуска кадәр җылы булачак.

Фото: Денис Гордийко

Чыганак: kzn.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев