30 октябрь 2020 яңалыклары
-
Ялларда яңгырлы һава торышы фаразлана
31-нче октябрьдә көндез һава температурасы 3-5 градус җылы булачак.
-
Комсомолның туган көне
29 октябрьдә, комсомолның туган көне билгеләп үтелә. Советлар Союзы таркалуга карамастан, илебез гражданнары аның турында әле дә сагынып искә алалар. Алар комсомол турында да хәтерлиләр, гәрчә Бөтенсоюз Ленин коммунистлар берлеге инде күптән туктаса да. Моннан тыш, күпләр өчен кайчандыр дөньяда иң зур яшьләр оешмасы туган көне яраткан бәйрәмнәрнең берсе булып кала бирә. Саба туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан бу көн уңаеннан күргәзмә оештырылды.
-
Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасы хөкем ителгән булган
1999 елда Марат Җамалиев унбер җинаятьтәше белән магистраль газ үткәргечен шартлаткан.
-
Татарстан артистлары һәм блогерлары "Зур этнографик диктант" язачаклар
Татарстан Республикасы Халыклар дуслыгы йортында чарада катнашучылар өчен оффлайн-мәйданчык оештырылачак.
-
Татарстанда карантинга 38 сыйныф ябык
Укучылар Казан, Югары Ослан һәм Лениногорск районнарында өйдән укый.
-
“Көзге каникул” операциясе
Мәктәп укучыларының 2 ноябрьдән көзге каникуллары башлана. Алар 8 ноябрьгә кадәр өйләрендә булачак. Шушы чорда республика һәм район юлларында «Көзге каникуллар» операциясе дә үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, участок вәкаләтлеләре, мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә әти-әниләр һәм укучылар катнашында төрле профилактик чаралар уздырачак. Төп максат – балалар травматизмын киметү һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру. Шулай ук юлларда балаларның махсус утыргыч белән йөрүләре, иминлек каешларын куеп йөрүне тикшерү өчен рейдлар да узачак.
-
Татарстан Шәхси санлы сертификатлар программасына теркәлү саны буенча алда бара
Татарстан Республикасы - шәхси санлы сертификатлар программасында катнашучы 48 регион арасында иң активы. Без теркәүләрнең гомуми саны буенча гына түгел, хупланган гаризалар саны буенча да беренче урында торабыз.
-
Синоптиклар Россиядә ноябрь ае җылы булыр дип фаразлый
Гидрометеоүзәк фаразында билгеләп үтелгәнчә, ил территориясенең күпчелек өлешендә айлык явым-төшем күләме уртача күпьеллык дәрәҗәгә якын булыр дип көтелә.
-
“Саба таңнары” газетасы призына милли көрәш ярышлары үткәрү турында нигезләмә
Максат һәм бурычлар: халык арасында милли көрәшне популярлаштыру; районның иң көчле көрәшчеләрен һәм командаларын ачыклау; Татарстан Республикасы чемпионатына иң көчле көрәшчеләрне ачыклау һәм сайлап алу; “Саба таңнары” газетасы призына ир-егетләр арасында татар-башкорт милли спорт көрәше буенча шәхси-команда район чемпионаты традициясен дәвам итү.
-
Район сулышы: 60 ел элек
Саба промкомбинаты Шәмәрдән мәктәбенә әзер материалдан интернат төзеп бирергә булды”,– дип язган район мәгариф бүлеге мөдире Г.Йосыпов.
-
Эчке эшләр министрлыгы Кукмарада полициягә һөҗүм итү турында аңлатма бирде
Җинаять булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.
-
90 яшьлек юбилярны котлау
Гайфуллина Минсырур Низами кызы 1930 елның 25 октябрендә Сабай авылында дөньяга килә. Әнисе Таһирә, әтисе Низаметдин, 4 бертуганы: апасы, 2 энесе була.1937 елның сентябрь аенда Сабай башлангыч мәктәбенә беренче сыйныфка укырга керә, 4 класс белем ала.
-
Екатерина Проничева: М12 автотрассасы Мәскәү һәм Казан арасында туризм агымын арттырачак
Мәскәүнең туризм комитеты рәисе тиз йөрешле автомобиль юлы проектын туризм тармагын үстерү өчен бик мөһим дип атады.
-
Эксперт: М12дә чистарту корылмаларының барлыкка килүе җирле су экосистемасын саклаячак
М12 трассасын төзегәндә чистарту корылмалары кирәк, алардан башка су объектларына пычраткыч матдәләр килә ала, дип билгеләп үтте Олег Никитин.
-
Татарстанда кафе һәм рестораннарның эш вакыты чикләнә
Республикада төнге сәгатьләрдә тамаша-күңел ачу чаралары үткәрү тыела.