Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасы хөкем ителгән булган

1999 елда Марат Җамалиев унбер җинаятьтәше белән магистраль газ үткәргечен шартлаткан.

Кукмарада полицейскийга һөҗүм иткән яшүсмернең үги атасы газ үткәргечен шартлаткан өчен хөкем ителгән булган. Бу мәгълүматны агентлыкка хокук саклау органнарында расладылар.

Марат Җамалиев ул вакытта гамәлдә булган «Диверсия» җинаять кодексы маддәсе буенча хөкем ителгән булган.

1999 елның 1 декабрендә иртә белән Киров өлкәсендә Татарстан белән чиктә көчле шартлау булды. Магистраль газ үткәргеченең өч тармагына зыян килгән. Криминалистлар урында шартлаткыч корылма калдыклары тапкан.

Аннары тикшерү ачыклаганча, террористлар 12 кеше булган, бу гамәлне башлаучы ике кеше Татарстаннан читкә чыгып киткән. Калган тугыз кеше (алар арасында Марат Җамалиев та булган) ай дәвамында хөкем ителгән. Алар барысы да 12 елдан алып 14 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителгән.

Ул вакытта Җамалиев өйләнгән булган, ике бала тәрбияләгән. Бу гаиләнең танышлары сүзләренчә, Җамалиев колониядән кайткач хатыны белән аерылышкан. Узган язда ул Виталий Антиповның әнисенә өйләнгән. Бүген ул яшүсмер Кукмарада полицейскийларга пычак белән ташланган.

Тикшерү Марат Җамалиевның үги улына нинди йогынты ясавын ачыклаячак. 

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев