Саба таңнары
  • Тат Лат
  • “Көзге каникул” операциясе

    Мәктәп укучыларының 2 ноябрьдән көзге каникуллары башлана. Алар 8 ноябрьгә кадәр өйләрендә булачак. Шушы чорда республика һәм район юлларында «Көзге каникуллар» операциясе дә үткәрелә. Аның кысаларында ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре, участок вә­каләтлеләре, мәгариф бүлеге белән берлектә мәктәпләрдә әти-әниләр һәм укучылар катнашында төрле профилактик чаралар уздырачак. Төп максат – балалар травматизмын киметү һәм киемдә яктылык кайтаргыч элементлар булуга игътибарны арттыру. Шулай ук юлларда балаларның махсус утыргыч белән йөрүләре, иминлек каешларын куеп йөрүне тикшерү өчен рейдлар да узачак.

    Фото: архив

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: