Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Шәхси санлы сертификатлар программасына теркәлү саны буенча алда бара

Татарстан Республикасы - шәхси санлы сертификатлар программасында катнашучы 48 регион арасында иң активы. Без теркәүләрнең гомуми саны буенча гына түгел, хупланган гаризалар саны буенча да беренче урында торабыз.

Әйтик, безнең республикадан программага 7 541 кеше теркәлгән инде. Икенче һәм өченче урыннарда Башкортстан (6 704 гариза) һәм Ростов өлкәсе (5 867 гариза) тора.

Шул ук вакытта Татарстан хупланган гаризалар саны буенча да алда бара: 4 899 татарстанлы программада катнашу өчен хупланган инде.

Халыкның 22 ИТ-юнәлеш буенча бушлай онлайн-уку мөмкинлеге алу өчен нибары ике көн калып бара. Гаризалар иртәгә кабул ителәчәк. Хәзер проектка 140 меңгә якын кеше гариза биргән инде, алар үзара 33 мең сертификат бүлешәчәк.

Персональ санлы сертификатлар программасына теркәлү  цифровойсертификат.рф сайтында дәвам итә . Шунда ук катнашу шартлары турында бөтен мәгълүмат урнаштырылган. Әгәр сездә сораулар бар икән, контакт-үзәккә 8 800-600-35-15 телефоны буенча мөрәҗәгать итегез.

Исегезгә төшерәбез, Халык языла ала торган барлык белем бирү курслары махсус каталогта җыелган. Биредә 100 провайдердан (югары уку йортлары, уку үзәкләре) 288дән артык программа тәкъдим ителгән. Аның белән түбәндәге сылтама буенча танышырга мөмкин - https://cat.2035.university/rall/?project_id=27.  

Фото: скриншот

Чыганак: digital.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев