Район сулышы: 60 ел элек
Саба промкомбинаты Шәмәрдән мәктәбенә әзер материалдан интернат төзеп бирергә булды”,– дип язган район мәгариф бүлеге мөдире Г.Йосыпов.
(Ахыры. Башы 28 октябрь санында)
Тәнкыйть материаллары да ул елларда, гаепленең фамилиясен күрсәтеп, шактый кискен характерда бирелгән. Теләчедән актив хәбәрче Нуретдин Шәмсевәлиев 14 март санында “Күп кенә кибетләрдә товарларны төреп бирмиләр. Әгәр сатучылардан “Нигә төреп бирмисез?”, дип сорасаң: “Үзегез кәгазь алып килегез, безгә райпотребсоюз төрү өчен кәгазь яки пакет бирми”,– диләр. Теләче сельпосы рәисе иптәш Сөнгатуллин сату эшендәге бу кимчелекне бетерү чарасын күрсен иде”,– дип яза. “Галимов начар эшли” дигән язманы 5 кеше имзалаган. Анда Шыңар марштруы буенча хезмәт күрсәтүче киномеханик Галимовның аппаратны карауга тиешле игътибар бирмәве аркасында киносеансларны еш өзүе турында хәбәр ителә. “Маяк” колхозының Көек авылы клубында яшьләрнең кичке ялын оештыруга уңайлы шартлар тудырылмаган. Бер өстәл уеннары юк. Клуб мөдире Фаимә Закировадан “Нигә өстәл уеннары алмыйсыз?”, дип сорагач: “Югалса, аларны кем түләр?”– дип җавап бирә. Авылда яшьләр, кызлар күп. Үзешчән сәнгать түгәрәге оештырып, спектакльләр, концертлар куярга мөмкин. Ләкин иптәш Ф.Закированың моңа көч куясы килми”,– дип язган И.Аязов. Хәзер, вәзгыять киресенчә. Мәдәният йортлары саен диярлек теннис, бильярд, урамнарда – тренажерлар. Уйнаган яшьләр генә бик күренми.
Ул елларда таркалачак гаиләләр турында газетага белешмә бирү практикага кертелгән булган. Әйтик: «Кызыл Мишә авылы гражданы Вәкил Вәлимөхәммәтов шул авылда торучы Әкълимә Вәлимөхәммәтова белән аерылышу турында Саба районы халык судына гариза бирде». «Сәрдә авылында торучы Рим Вәесов Курсабашта торучы Галия Әкбәрова белән аерылышу турында Саба районы судына гариза бирде». Ярты елга 2 гаилә таркалган. (чагыштыру өчен: 2020 елда –73). Күрәсез, элек гаиләләр нык булган әле.
Алтмышынчы елларны хәзерге көн белән чагыштырып, 70 ел эчендә тормышның үзгәрүенә хәйран кала торган. Әйтик, “Җиңел кәсеп эзләүчеләр” дигән язмада Казанга йомырка сатарга баручылар фаш ителә.”Орымширмә авылы тракторчысы Г.Сафинның быел өй күтәрәсе бар. Расход күп. Габдерәфикъның әнисе Маһиҗамал апа һәм хатыны Мөсәвәрә, җаен тапмакчы булып,төрле планнар коралар. “Шуннан да яхшысы булмас,– диләр болар төпле карарга килеп.– Йомырка җыярга да, Казанга илтеп сатарга”. Һәм шулай эшлиләр дә. Карачтаудагы (бу якта Яңа Җөри авылын шулай дип йөртәләр) Мөсәвәрә шул авыл кешеләреннән дистәсен 90 тиеннән йомырка җыя башлый. Барысы 200 йомырка җыеп, Мөсәвәрә Казанга китә. Анда дистәсен 1 сум 20 тиеннән сатып, үзенә бераз табыш алган кебек була. Ләкин “кәсепне” тагын кабатларга мөмкин булмый. Мөсәвәрә милиция тарафыннан тоткарлана. Менә без аның белән әңгәмә алып барабыз. Ул РСФСР Верховный Советы Президиумының “Вак спекуляция өчен җаваплылык турында”гы указы нигезендә 15 тәүлеккә кулга алынган икән. Оет авылы гражданнары Зәки Сафин, Рафикъ Исмәгыйлов, Кече Шыңардан Гөлниса Шамарова, Нурия Лотфуллина, Нурзия Гайнетдинова күпләп йомырка җыеп, аны артык бәягә сатарга әзерләгәннәр”, –диелә прокурор язмасында.
Дингә дә мөнәсәбәт бөтенләй икенче булган. Бу хәзер башка сыймаслык булып тоела. Дөньяга караш үзгәреп тора шул. Әйтик, “Дини йолаларга вакытыгызны әрәм итмәгез” дигән язмада Хөсәен Шәяхмәтов диннән һәм муллалыктан ваз кичкән Габдерәүфнең радио аша чыгышын тыңлагач туган кичерешләре турында бәян итә. “Әлбәттә, хәзерге яшьләр гарәп һәм төрек телләрен белмәгәнлектән, муллаларның нәрсә сөйләвен аңламыйлар. Ләкин кайбер кешеләр 80-90 яшьлек картларга ияреп дини йолалар үткәрәләр. Безнең Олы Арташ авылында яшәүчеләрдә дә ураза тоту һәм гаеткә бару гадәте бар. Алар арасында партия членнары һәм комсомоллар да юк түгел, мин бу кешеләргә карыйм да: ”Нәрсәгә вакытларын әрәм итеп сөйрәлеп йөриләр соң болар дип әрнеп куям”,– дигән юллар белән тәмамлана күләмле язма. Баш мәкаләләрдә дингә каршы пропаганда идеологик эшнең мөһим тармагы буларак яктыртыла. Шундый язмаларның берсендә Олы Арташ, Шекше, Явлаштау, Килдебәк, Олы Шыңар, Түбән Симет, Яңа Мичән, Төбәк, Керәнне авылларында лекторлар группаларның гыйнвар-февраль айларында дингә каршы бер генә лекция дә укымаганлыгы турында әйтелә.
Газетада әдәби сәхифәләргә, шигырьләр, фельетоннарга да урын табылган. Әдәбият түгәрәге утырышлары ай саен үткәрелеп, яшь авторларның кульязмалары тикшерелгән, киңәшләр бирелгән. Мәсәлән, Нурулла Шәрифуллинның “Җәйләүгә күчкәч” исемле хикәясенә түгәрәк әгъзалары “Әле эшләнеп бетмәгән, образлар бик йомшак” дигән бәя бирәләр. (Н.Шәрифуллин соңыннан Кукмара районы газетасында эшләде, көчле журналистларның берсе иде -Автор). Шигырьләрне дә сәнгатькә югарылыкта булганнарын гына бастырганнар. Поэзия таләпләренә җавап бирмәгәннәре күзәтүләрдә файдаланылган. Әтинең энесе, 1930 елгы Фәсәх Мәүлетовның да шигъри җанлы кеше, шигырьләр язганлыгын белү минем өчен зур яңалык булды.
Газетада “Халыкара күзәтү” рубрикасы белән материаллар даими чыгып килгән. Ә бит хәвефле вакыт - Америка Кушма Штатлары белән “салкын сугыш” еллары бу.
Әйтергә кирәк, әлеге ел төпләнмәсен ниндидер ностальгия белән карап чыктым. Безнең әти-әниләрнең, әби-бабайларның язмышлары белән бәйле бит ул. Аларның күбесе инде дөньяда юк, әмма шул чорның сулышы газета битләрендә сакланып калган. Менә шундый көчкә ия ул матбугат.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев