Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Эчке эшләр министрлыгы Кукмарада полициягә һөҗүм итү турында аңлатма бирде

Җинаять булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде.

Кукмарада төнлә полиция хезмәткәрләренә һөҗүм иткән кешене атып үтерү турында Татарстан Эчке эшләр министрлыгында аңлатма бирделәр. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.

Бүген төнге беренче яртылар тирәсендә полиция хезмәткәре, эше янында автомобилен парковкага куйган вакытта асфальтта нәрсәдер януга, янәшәдә шешә ватыклары аунап ятуга игътибар иткән. Тәртип сакчысы утны сүндерергә керешкән. Шул мизгелдә билгесез кеше килеп, яна торган катнашма салынган тагын бер шешәне койма аша ыргыткан һәм качып киткән.

Полицейскийлар аның артыннан куа киткән. Куып җиткәч, бу кеше хокук саклаучыларга пычак белән янарга керешкән. Тәртип сакчылары аңа бирелергә кушса да, ул таләпне үтәмәгән.

Тоткарлаган вакытта 16 яшьлек Кукмара егете актив каршылык күрсәткән һәм полиция хезмәткәрен пычак белән яралаган. Шул чагында тәртип сакчылары аңа ут ачкан һәм атып үтергән. Яраланган полицейскийны хастаханәгә озатканнар. Хәзер аның гомеренә куркыныч янамый.

Фаҗига булган урынга Татарстан эчке эшләр министры Артем Хохорин килде. Фаҗиганең нечкәлекләре ачыклана.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X