Юлларда урыны белән көчле бозлавык көтелә
Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
11-нче декабрьдә Казанда болытлы һава торышы көтелә, юеш кар булачак, юлларда бозлавык саклана. Көньяк-көнбатыштан талгын җил.
Төнлә һава температурасы – 0 дән алып минус 2 градуска кадәр, көндез 0 дән +2 градуска кадәр булачак.
Республикада шулай ук урыны белән юеш кар көтелә, аерым районнарда буран, бозлавык булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан талгын җил. Төнге сәгатьләрдә һава температурасы – 0 дән алып минус 5 градуска кадәр, көндез-минус 2 дән плюс 2 градуска кадәр булачак, дип хәбәр итә ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе.
Фото: kzn.ru
Чыганак: kzn.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев