Саба таңнары

“Тимершык көндәлеге”

Һәркемнең тормышында аерым урын алып торган якын җирләре була. Туган авылың, укып һөнәр үзләштергән җирең, алга таба төпләнеп гомер иткән урының. Шулар арасында тагын бер кадерле почмак бар әле. Ул синең әти-әниең яшәгән төбәк. Балачагыңның иң рәхәт мизгелләре дә синең өчен изге саналган шушы әби-бабаң нигезе белән бәйледер... Минем әни ягыннан нәсел шәҗәрәсе Тимершык авылына барып тоташа. Әби дә, әни дә, аның бертуганнары да күптән бу якты дөньяда юк инде. Авыл тормышы, аның бүгенге яшәеше турында сирәк-мирәк килгән хәбәрләр аша танышып барабыз. Әмма балачак дусларын күрү, өлкәннәрнең хәлен белү, яшьлек сукмакларын барлау өчен болар гына җитми. Узган ел инстаграм киңлекләрендә барлыкка килгән "Тимершык көндәлеге" аккаунты бу авылда яшәүчеләргә генә түгел, шушы якта туып, чит-якларга сибелгән йөзләгән кеше тормышына да яңа сулыш өрде.

"Авылдашларны берләштерде”

Көндәлек хуҗаларының берсе Гөлнар ханым Шәфыйкова барысы да авыл тарихын барлаудан башланды, ди. “Тормышта шундый очраклар була: гомер буе синең күңелеңдә йөргән фикерне кузгатырга, уятырга бер этәргеч табыла. Авыл тарихына бәйле вакыйгаларны, үткәннәрне барлау ялгызың гына башкара торган эш түгел. Бу айлар гына түгел, еллар буена сузыла торган зур хезмәт. Эзләнү эшләренә, билгеле, авылдашларны да җәлеп итү кирәк иде. Шулай үзара фикерләшеп, сеңлем Наилә белән интернет-көндәлек булдырырга уйладык. Анда авыл тормышы турында хәбәрләр ирештерә башладык, әкренләп язылучыларыбыз да өстәлә барды. Бу авылдашларны җанландырып җибәрде, берләштерде. Алар һәм җирлектәге җитәкчеләр ярдәме белән метрикалар, халык санын алу исемлекләренең тәрҗемәләрен эшләттек, шәҗәрә төзү эше активлашты. Акканутка тарихи фотолар урнаштыргач, бу танымаган кешеләрнең исемнәрен ачыкларга булышты..

Тимершык ул - Тимершәех?

 “Тарихны барлауда гомер буе мәктәптә белем биргән педагоглар- әнием Зәмфирә Нуруллина, Миңсылу апа Миңнеханова ярдәмгә килде”- дип кушыла безнең әңгәмәгә Наилә. Тарих укытучысы Рәмзия апа Мөбәракшина мәктәп музее өчен булдырган авыл тарихын яңа мәгълүматлар белән тулыландыра бардык. Без үзебездә булдыра алган рәсми мәгълүматлар 1619 елдан башлана иде. Авыл тарихлары буенча чыккан төрле китапларда Тимершык районыбызның иң борынгы зур авылы, дип языла. Моңа архив материалларын, мәчет метрикәләрен өйрәнгәч, тарихчылар һәм авыл аксакаллары белән сөйләшкәч тә инандык. Тимершык атамасына килгәндә, ул төрлечә язылган, авыл Тимершәех дип йөртелгән, “халык санын алучы”лар урыслар булгач, алар аны төгәл язмаганнар, шулай Тимершәех-Тимершыкка әйләнгәндер дигән фараз бар. Тарих тупланып беткәч, бәлки мәгълүматларны аерым җыентык итеп чыгару мөмкинлеге дә барлыкка килер.

 Авылны чишмәләр яшәтә

 Көндәлектәге иң беренче язма "Изгеләр чишмәсе"ннән башлана. “Авылыбызның чишмәләре арасында иң өлкәне. Авылга нигез салучы Тимершәех бабай аткан ук төшкән җирдән бәреп чыга ул чишмә” дип язалар аңлатмасына. Авылда тагын атамалары булган 12ләп чишмә исәпләнә икән. Самоварлы "Хаҗи чишмәсе"нә дә көндәлектә аерым урын бирелгән.

 Рәсми мәгълүматлар да читтә калмый

Аккаунтларын көндәлек яңалыклар белән тулыландырып торуда авыл җирлеге башлыгы Айдар Хаҗиев та теләктәшлек күрсәтә кызларга. Җитәкчелек белән һәрдаим элемтәдә торгач, авылдагы төзелешләр, юллар ремонты, су трассаларын алыштыру кебек мөһим эшләр, авыл хуҗалыгындагы соңгы яңалыклар белән дә вакытында таныштырып бару мөмкинлеге бар. “Бу халык белән ике арада элемтә булдыру, тәкъдим-фикерләрне өйрәнү өчен дә уңайлы ысул булды. Булачак яки үткән чаралар турында мәгълүматлар җиткерү, юбилярларны, яңа өйләнешүчеләрне тәбрикләү, спортчыларны котлау да актив алып барыла. Солдат хезмәтендә булучы егетләр турында да онытмыйлар”- ди Айдар Хәнифулла улы. Быел тагын бер яңалык керткәннәр - җирлек башлыгы эфир аша авылдашларына 10 минутлык Яңа ел тәбрикләве юллаган.

 Информбюро Өммегөлсем әби

“Кайбер тарихи мәгълүматларның дөреслеген әтиемнең әнисе Өммегөлсем әбиебездән раслатабыз. 90нчы дистәне вакласа да, сөбханаллаһ, хәтере бик яхшы аның, кешеләрне таный, авыл тормышына бәйле булган вакыйгаларны әйбәт хәтерли”- ди Гөлнар ханым. Өммеглөлсем апа Нуруллина авылның иң хөрмәтле кешеләрнең берсе. Гомер буе күмәк хуҗалыкта эшләгән, 6 бала тәрбияләп үстергән.

Юлга догасыз чыкма

Авылга Саба ягыннан килүчеләрне зират борылышында “Юл догасы” каршы ала. Манаралы җыйнак кына корылманы моннан дүрт ел элек Сабада яшәүче Розалия һәм Хәйдәр Сибгатовлар урнаштырган булган. “Ул кояш батарейкасы ярдәмендә эшли. Хәер салгач, гарәпчә дә, татарча да матур итеп дога кылып юлчыларны озатып кала” дигән аңлатма китерелә. Дини тормышка килгәндә, егерменче йөз башында Тимершык авылында 3 мәчет булган, манаралары 1939 елда төшерелгән. Халыкка дин кайтарылгач, 1996 елның 8 мартында яңа мәчет сафка баса. Әмма бүгенге көндә аның имамы юк, дини йолаларны үтәүдә күрше авыл хәзрәтләре ярдәмгә килә.

 “Сагынып көтә син бөдрә таллар”

“Балачагым гөрләп үткән инеш буйларында, сагынып көтә сине бөдрә таллар.” -дип җырлый үзешчән композитор, хезмәт юлын мәдәният эшенә багышлаган Миннислам Кәримов. “Бу җырны кая барсам да җырлавымны үтенәләр. Бервакыт Тимершык тумасы Гөлзидә Гайзуллина Канадада яшәүче туганнары өчен соратып алды язмасын. Аны тыңлаганнан соң инстаграм аша меңләгән кешедән кайтаваз килде. Җырны Америка татарлары да яратып тыңлаган булып чыкты” дип уртаклаша автор-башкаручы. Таллар фотосы астына “Бөядә коенгач, шул тал астына күләгәгә чыгып утыра идек, аяк асты ләмле, шуа иде... Әй, рәхәт вакытлар! Күпме истәлек саклый ул тал”,-дип язып калдырганнар инстаграм-кулланучылар.

Туры эфир һәм башкалар...

Аккаунтны кызыклы итеп алып баруда кызлар төрле яңалыклардан, интернет теле белән әйтсәк, “фишка”лардан да оста файдаланалар. “Сторис”лар төшерүне халык аеруча ярата икән. Телефон тотып кибеткә сәүдә рәтләре арасына да, ремонт мастерскоена да, ындыр табагына да килеп керергә мөмкин авыл “репортерлары”. Күрше авылларга да чыгып кайтырга иренмиләр. Туры эфирга чыгып җанлы әңгәмәләр алып баралар, “студия”ләренә талантлы авылдашларын чакырып, иҗат кичәләре оештыралар. Барысын да сөйләп бетерү мөмкин түгел, иң яхшысы үзегезгә кереп танышырга һәм бу яңалыкны башка авылларга да үрнәк итеп алырга кирәк. Ә “Тимершык көндәлеге”ннән тагын да бай һәм кызыклы сәхифәләр көтеп калабыз.

 

Без социаль челтәрләрдә: ТелеграмВКонтактеТикТок, ЮтубОдноклассникиТвиттер, Яндекс.Дзен

 

 

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: