17 гыйнвар 2022 яңалыклары
-
Кар тоту – мөһим агротехник чара
Төрле юллар белән дымны җирдә саклап калмасаң, туфрак уңыш бирми. Шуңа күрә игенчеләр зур егәрлекле техника белән кырда кар тоталар. “Мөхәммәтшин” крестьян-фермер хуҗалыгында механизатор Рөстәм Гәрәев бу эшне 66 гектарлы кукуруз басуында башкара.
-
Гөнаһлы уйлар уйлау гөнаһмы?
Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, уй үзе гөнаһсыз.
-
«Салават күпере» балалар бакчасында «Прекрасный мир родной природы» мәгълүмат сәгате үтте
17 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина «Салават күпере» балалар бакчасында, Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган, «Прекрасный мир родной природы» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында балалар урман турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, ә аннары урман патшалыгына сәяхәт кылдылар.
-
18 гыйнварга һава торышы
18 гыйнварда Татарстанда болытлы, төнлә аязучан болытлы һава торышы була. Төнлә һәм көндез кар явачак. Кайбер районнарда буран. Көньяктан 15-18 метр тизлектә көчле җил. Төнә һава температурасы -6.-11˚, көндез -1.-6˚ градус. Юлларда бозлавык.
-
Лесхоз мәдәният йорты хезмәткәрләре «Иске Яңа ел» бәйрәме уңаеннан лотерея оештырдылар
Яңа ел - тылсымлы вакыт, аны өлкәннәр һәм балалар бик көтә. Ә Яңа ел лотереясын бигрәк тә, бүләк алырга һәркем ярата бит. Чара алып баручының Иске Яңа ел белән котлавыннан башланды. Алга таба Мәдәният белгечләре барабан һәм лотерея башланды. Бәйрәмнең суперпризы пылесос, тюбинг, үтүк, мантый пешерү савыты, пешекче һәм башка бик күп яхшы бүләкләр булды. Кунаклар шат иде, ә без аларның кәефеннән канәгать калдык.
-
Мамалайда “Бервакыт Иске Яңа елда... " дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үтте
Яңа елны каршылаганнан соң ике атна үткәч, ел саен кечкенә могҗиза була - ишеккә Иске Яңа ел сузыла. Мамалай авыл клубында бу бәйрәмне матур чыршы янында каршы алу матур традициягә әверелде. 14 гыйнвар көнне “Бервакыт Иске Яңа елда... " дип исемләнгән күңел ачу кичәсе үткәрелде. Чара дәвамында барысы бергә җырлар җырладылар, төрле конкурсларда катнаштылар, биеделәр. Бәйрәм барысына да ошады, чөнки мондый чара үз яшен һәм проблемаларын онытырга, үзләрен яшь һәм бәхетле итеп тоярга мөмкинлек бирә. Чара дусларча чәй эчү белән тәмамланды.
-
Ике Басу Арташ мәдәният йортында "Без ядкарьле халык" дип исемләнгән кич утыру узды
Һәр авылда кич утырулары булган. Утыруларга авыл халкы эш көне тәмамлангач кул эшләрен алып килгән. Кич утыруларда кул эшләре белән бер рәттән, уен-көлке, җыр-бию, такмак әйтешкә дә киң урын бирелгән. Татар халык әкиятләре, җырлары, мәкальләр һәм әйтемнәр, уеннар шушы утырмаларда барлыкка килеп буыннан-буынга тапшырылган. 14 гыйнвар көнне Ике Басу Арташ мәдәният йортында китапханә белән берлектә "Җидегән чишмә", "Ахирәтләр", "Ак калфак" клубларында катнашучылар өчен "Без ядкарьле халык" дип исемләнгән кич утыру узды.
-
13 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Исәнме, Иске Яңа ел!” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр
Чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Иске Яңа елны тагы кайсы җирләрдә каршы алуларын белделәр, бу көнне уздырыла торган гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр, халык сынамышларын укыдылар, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.Кыш бабай кунаклар белән уеннар үткәрде һәм Иске Яңа елда җитешлек, бәхет һәм сәламәтлек теләде. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйләнү һәм дискотека белән тәмамланды.
-
“Тимершык көндәлеге”
Һәркемнең тормышында аерым урын алып торган якын җирләре була. Туган авылың, укып һөнәр үзләштергән җирең, алга таба төпләнеп гомер иткән урының. Шулар арасында тагын бер кадерле почмак бар әле. Ул синең әти-әниең яшәгән төбәк. Балачагыңның иң рәхәт мизгелләре дә синең өчен изге саналган шушы әби-бабаң нигезе белән бәйледер... Минем әни ягыннан нәсел шәҗәрәсе Тимершык авылына барып тоташа. Әби дә, әни дә, аның бертуганнары да күптән бу якты дөньяда юк инде. Авыл тормышы, аның бүгенге яшәеше турында сирәк-мирәк килгән хәбәрләр аша танышып барабыз. Әмма балачак дусларын күрү, өлкәннәрнең хәлен белү, яшьлек сукмакларын барлау өчен болар гына җитми. Узган ел инстаграм киңлекләрендә барлыкка килгән "Тимершык көндәлеге" аккаунты бу авылда яшәүчеләргә генә түгел, шушы якта туып, чит-якларга сибелгән йөзләгән кеше тормышына да яңа сулыш өрде.
-
Сабабаш авыл клубында Искечә Яңа елны каршы алу кичәсе
Тамашачылар төрле Яңа ел уеннары уйнадылар. Чара авылдашларының музыкаль номерлары һәм бәйрәм дискотекасы белән узды. Искечә Яңа ел белән котларга Кыш Бабай һәм Кар кызы да килгән иде. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм призлар алдылар. Конкурслардан соң 80 һәм 90 еллар стилендә дискотека булды.
-
Казанда исерек хәлдәге шофер балаларны автомобиль багажнигында йөрткән
Балаларда тыш, салонда барлыгы биш олы кеше булган.
-
Югары Шытсу мәдәният йортында “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсе узды
13 гыйнвар көнне, Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, Югары Шытсу мәдәният йортында Искечә Яңа ел уңаеннан “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсе узды. Ул кичәгә 2022 нче елда 50 яшьләрен тутырачак, үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов Ильгиз, Шытсу җирлеге башлыгы Мәүлетов Булат, мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы тәртибендә барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга каһвә, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде.
-
На производственных объектах АО «Транснефть – Прикамье» в 2021 году выполнено более 32 тыс. экологических исследований
АО «Транснефть – Прикамье» подвело итоги экологических исследований за 2021 год. В течение года специалисты лабораторий на производственных объектах выполнили 32,3 тыс. анализов проб сточных, природных и питьевых вод, а также воздуха. Большинство исследований – порядка 25,5 тыс.– провели собственные эколого-аналитические лаборатории предприятия.
-
Белгечләр гыйнвар аенда хезмәт хакының түбәнрәк булу сәбәпләрен аңлатты
Әгәр хезмәткәр оклад ала һәм җитештерү календаре буенча барлык эш көннәрендә эшкә чыккан икән, бу очракта аңа хезмәт килешүендә билгеләнгән тулы хезмәт хакы түләнә.
-
Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Хезмәт кешене бизи“ кичәсен оештырдылар
Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, 12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубының “Хезмәт кешене бизи“ дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар.