Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Хезмәт кешене бизи“ кичәсен оештырдылар

Халык сәнгате һәм матди булмаган мәдәни мирас елы кысаларында, 12 гыйнвар көнне Юлбат мәдәният йорты һәм китапханә хезмәткәрләре “Ак калфак” клубының “Хезмәт кешене бизи“ дип исемләнгән кул эшләренә багышланган кичә оештырдылар.

Кул эшләре - ул иҗат, ул фантазия очышы, башкаручының осталыгы. Һәр башкарылган әйбергә аның энергиясе, җан һәм йөрәкнең бер өлеше салына. Катнашучылар барлык теләүчеләрне дә кул эшләре осталыгына өйрәтергә әзер. Бүген алар үзләре яшь буын эшләре белән таныштылар, шулай ук «Хаят» коммерцияле булмаган оешмасы волонтерлары ролендә башкарылган эшләр белән таныштылар.

«Ак калфак» клубы әгъзалары 2021 елда төшерелгән видео һәм фото материаллары буенча мәдәният эшендә катнашкан иң якты мизгелләрне карадылар, нәтиҗәләр ясадылар һәм 2022 елга планнар төзеделәр.

"Халкыбызның күңел җәүһәрләре" исемле тематик күргәзмә оештырылды һәм күзәтү үткәрелде.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев