Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Киңәшләр

Гөнаһлы уйлар уйлау гөнаһмы?

Казанның «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сүзләренчә, уй үзе гөнаһсыз.

Аннан «гөнаһлы уйлар гөнаһ буламы?» — дип сораганнар. 

Инстаграмдагы сәхифәсендә ул шул хакта аңлатты. 

«Начар уйдан соң гөнаһ килә. Без гөнаһтан качарга тиеш. Начар уйлардан качарга кирәк. Начар уйлар ишекне ача. Алар үзләре гөнаһсыз булса да, алар гөнаһка китерәләр. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә сакласын, безнең уйларыбыз изге һәм яхшы булсын. Аллаһ Тәгалә барыбызны да начар уйлардан сакласын», — ди хәзрәт.

 

Чыганак: intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев