Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Шытсу мәдәният йортында “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсе узды

13 гыйнвар көнне, Халык сәнгате һәм халыкларның матди булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында, Югары Шытсу мәдәният йортында Искечә Яңа ел уңаеннан “Үкенерлек түгел үткәннәр” тематик кичәсе узды. Ул кичәгә 2022 нче елда 50 яшьләрен тутырачак, үзләрен туган авылларына багышлаган авылдашларыбыз чакырулы иде. Чара “Шытсу” җәмгыяте вәкиле Салихов Ильгиз, Шытсу җирлеге башлыгы Мәүлетов Булат, мәдәният хезмәткәрләренең котлавы белән башланып китте. Алга таба кичә “Кунак Бит Шоу” тапшыруы тәртибендә барды. Һәр катнашучы башта киләчәккә һәм үткәнгә юл сайлады. Киләчәккә сайлаучыга каһвә, үткәнгә сайлаучыга чәй тәкъдим ителде.

Шоу 4 турдан торды. 1 тур - “Мәктәп сораулары”. Сораулар татар халкының гореф – гадәтләре буенча һәм логикага бирелде. Юбилярлар “Күбәләгем” җырын акапелла җырладылар. Икенче турда алар үзләре турында сөйләделәр. Өченче тур “Кар бабай – сорау” дип аталды. Стенага “кар бабайлар” эленде, алар артына сүзләр язылды. Шул сүзләр буенча үзләренең тормышына бәйле сорауларга җавап бирделәр. Дүртенче котлау турында юбилярларга туганнары, дуслары, хезмәттәшләре, якыннары җырлар, шигырьләр, җылы теләкләр бүләк иттеләр. “Кунак Бит Шоу” бик позитив, иҗади атмосферада үтте. Чара хуҗалары үзләре дә җырлар бүләк иттеләр. Кичә – концерт бәйрәмчә җылы, җанлы узды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев