Финанс-бюджет палатасының баш белгече Гөлнара Заһидуллинаның чирек гасырлык эш юлы
Район яңалыклары

Финанс-бюджет палатасының баш белгече Гөлнара Заһидуллинаның чирек гасырлык эш юлы

Саба районы финанс-бюджет палатасының баш белгече Гөлнара Заһидуллина чирек гасыр дәвамында район бюджетының хисабын алып бара һәм спортта да югары нәтиҗәләр күрсәтә.

«Минем өчен саннар — ул кешеләр язмышы»: Гөлнара Заһидуллинаның финанс-бюджет палатасында чирек гасырлык эш юлы

Агымдагы атнада һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үткән коллектив – финанс-бюджет палатасында намуслы, белемле, үз бурычларына зур җаваплылык белән караучы белгечләр эшли. Алардан башка район тормышын күз алдына да китереп булмый.

Мәгьлүм булганча, финанс-бюджет палатасы Саба муниципаль районы Советының 2005 елның 22 декабрендә кабул ителгән карары нигезендә оештырыла. Ике бүлеккә бүленгән палатада 10 кеше эшли. Шулар арасында Гөлнара Мөхәммәтфәнис кызы За­һидуллинаны да билгеләп үтәргә кирәк. Аның исәп-хисап бүлегенә җитәкчелек итә башлаганына чирек гасыр булган. Курсабаш авылында хуҗалык рәисе гаиләсендә (әнисе укытучы) туган кыз, әтисе районга эшкә алынгач, 6нчы сыйныфта укуын Сабада дәвам итә һәм урта мәктәпне “бик яхшы” билгеләренә тәмамлый. Алда һөнәр сайлау өчен юллар ачыла.

“Кырык елдан артык физика фәнен укыткан әнинең мине бик тә укытучы итәсе килде. Әле үзем дә 10нчы класска кадәр музфакка китәргә теләгән идем. Саба музыка мәктәбендә укыдым, пианинода уйнарга өйрәндем. Укытучым Надежда Михайловна да музыкаль сәләтемә уңай бәя биреп, шушы юнәлешкә кертеп җибәрмәкче иде. 

Әмма чыгарылыш сыйныфында финансист булу теләге туды. Математиканы ярата идем. Әтинең дә йогынтысы булгандыр, аның хезмәте кәгазь, документлар белән бәйле иде. Финанс-икътисад институтында уку миңа җиңел бирелде. Соңгы курста дәүләт-муниципаль финанслары группасы җыйдылар һәм ул төркемдә укыганнар үз районына билгеләнү мөмкинлеге алды. 

Шулай итеп, мин казначылык департаментының Саба территориаль бүлегенә керемнәр буенча белгеч булып кайттым. Әмма практиканы финанс бүлегендә узган идем. Шәмсун Әкбәрович диплом эше язганда саннар алу өчен бүлектән бүлеккә кереп йөрүемә, һәрнәрсәгә җаваплы каравыма игътибар итеп калган. Ул мине биш айдан казначылыктан райфога чакырып алды. Башта белгеч, аннары баш бухгалтер. 

Кем әйтмешли, подводить итмәскә тырыштым. Әни дә, акча эше, берүк, ялгыша күрмә, намуслы бул, дип үгет-нәсихәт биреп торды. Теорияне белү бер хәл, практик яктан белемнәремне Гөлсинә апа Мифтахова ныгытты, эшкә өйрәтте. Башта бер дә җиңел түгел иде. Өйгә кайтып елаган чаклар да булды. 

Әти, син булдыра аласың, дип ышаныч уята, көч бирә иде. Икеләнүләр, борчылулар күптән артта калды. Үз эшемне ихлас яратучы кешегә әйләндем, шушы юлны сайлаганыма үкенмим”, – ди Гөлнара Заһидуллина.

Фотода баш белгеч - Гөлнара Заһидуллина
Фотода баш белгеч - Гөлнара Заһидуллина

«Калькулятордан — “Электрон бюджет”ка: Гөлнара Заһидуллина финанс хисабы ничек үзгәрүе турында сөйли»

Ул җитәкләгән бүлекнең төп вазифасы – район бюджетының хисабын эшләү, күпме керем алынган, чыгымнар нинди максатларга тотылган, шуларга һәм җирле үзидарәләрнең дебит-кредит бурычларына контрольлек итү, бюджет оешмаларының финанс эшчәнлеген үзәкләштерелгән бухгалтерия аша алынган айлык, квартал һәм еллык хисапларын эшләү һәм министрлыкка тапшыру. Квартал хисаплары 20-25 көндә әзерләнсә, еллык отчетлар бер-ике айга сузылырга мөмкин. Гөлнара Фәнис кызы эшли башлаганда әле кулькуляторлар да кулланылса, хәзер барлык эш "БАРС” программасында башкарыла.

Ул пилот проекты буларак, башта Саба районында кертелгән иде. Аның функцияләрен өйрәнү җиңел генә барып чыкмый. Авыл җирлеге Советлары бухгалтерларына моның өчен финанс палатасында төн уртасына кадәр калырга да туры килә. Программаның үзендә дә хаталар күп чыга. Болар инде үтелгән этап. Программа берничә ярдәмче системадан тора, аларның һәркайсы үз бурычын хәл итә. Әйтик, "БАРС.Бюджет-Бухгалтерия" – бухгалтерлык исәбен автоматлаштыра, "БАРС.Бюджет-кадрлар" – кадрлар исәбен алып бара, "БАРС.Бюджет-хезмәт хакы" хезмәт хакы түләүләрен исәпли.

“Хәзер “Электрон бюджет” федераль программасы да керде, бөтен килешүләр, хисаплар электрон имза белән бара. Һәр авыл җирлегенең салымнар буенча бурычлары электрон бюджетка куела. Аннан учет буенча күп мәгълүмат алабыз. Эшләр ул яктан бик җиңеләйде. Хисап бирүче оешмалар сораулары туса, безгә чыгалар. 

Ни өчен мондый сан, бурычлар каян килгән – барысын да министрлыкка аңлатырга кирәк. Салым законнарында да хәйран үзгәрешләр булды, элек НДФЛ, җир салымнары хисабы һәрберсе аерым алып барылса, хәзер бердәм салым счетына күчерелә. Бу үзгәреш бухгалтерларның эшен җиңеләйтмәде. 

Шулай да бөтен яңалыкларга өйрәнергә һәм башкаларны да өйрәтергә тырышам.Кайвакытта юрист та, кадровик та булырга кирәк. Экспертларга язып та, җаваплар табарга тырышабыз. Эшли башлаганнан алып, бухгалтерлык учетында ниләр генә үзгәрмәде. Барысы турында да курста булып тормасаң, артта калуың да бар.

Гомумән, хисап эшендә министрлык билгеләгән срокларга сыешу шарт. Еллык хисаплар вакытларында ял көннәрендә эшләргә туры килә. Ялда булсам, бухгалтерларның сорауларына онлайн вариантта җавап бирергә тырышам”, – дип дәвам итә Гөлнара Заһидуллина.

Гөлнара Заһидуллина хезмәттәшләре белән
Гөлнара Заһидуллина хезмәттәшләре белән

Ул – финанс-бюджет палатасының горурлыгы, барлык спорт чараларында актив катнаша һәм һәрвакыт призлы урыннар яулый. Чаңгыда йөрергә 34 яшендә өйрәнүенә карамастан, үҗәтлеге белән лидерлар сафына чыга. Кыш җитсә, чаңгысын машинасында йөртә башлый, Сабинка яр буендагы трассада даими күнегүләр үткәрә. 2012 елдан муниципалларның республика спартакиадасы үткәрелә башлаганнан бирле район командасы составында ул. Кышкы спорт төрләрендә, волейбол уеннарында сабалыларның һәрвакыт подиумда булулары өчен зур өлеш кертә. 2016 елда “Ел хатын-кызы” бәйгесендә катнашып “Үз һөнәренең остасы” номинациясендә лауреат та булган ханым әле ул.

Ул хезмәтендә уңай шартлар һәм төрле чараларда катнашу мөмкинлеге тудырганы өчен җитәкчеләре Шәмсун Сөнгатовка рәхмәтле.

“Кайчак балалар белән дә проблемалар туа бит. Кирәк вакытта эштән берсүзсез җибәрә. Хисапларың гына тәртиптә булсын. Аның канаты астында тыныч кына, берни өчен борчылмыйча эшләгән көнебез”, – диде әңгәмәдәшем.

Яраткан хоббие - чаңгыда йөрү
Яраткан хоббие - чаңгыда йөрү

«Төпле хезмәткәр, яшьләр остазы һәм спортчы»: Гөлнара Заһидуллинаның уңыш сере гаиләдә дә, эштә дә татулыкта.

Гаилә тормышы белән үзен бәхетле саный ул. Гомер юлдашы Флюз үзмәшгуль инженер, үз эшен алып бара. Олы уллары Салават мәктәпне алтын медальгә тәмамлап, медицина институтының стоматология факультетында укый, өстәл теннисы, волейбол белән мавыга. Быел югары уку йортының “Ел спортчысы” исемен алуга ирешкән. “Оникс” мәгариф үзәгендә укучы Раязлары химия-биология олимпиадаларында катнаша, абыйсы шикелле теш табибы булырга хыяллана. Әйтергә кирәк, Гөлнараның бертуган энеләре Рәис һәм Данис та – стоматологлар.

“Улларыбыз пианинога якын килмәделәр. Ә 3нче сыйныфта укучы Зәмирәбез аның клавашаларына кагылып, мине сөендерә. Музыка мәктәбенә йөри. Иптәшем туган көнемә электр пианиносы бүләк иткән иде. Ул тик тормаска тиеш. Тавышы үзеңә генә иштелерлек итеп тә көйләп була. Музыка минем хоббием булып калды, ә кызыбызның киләчәген шушы юнәлеш белән бәйлисебез килә”, – дип елмая Гөлнара ханым.

Финанс-бюджет палатасы белгече - Голнара Заһидуллина
Финанс-бюджет палатасы белгече - Голнара Заһидуллина

“Гөлнара Фәнисовна – бик төпле хезмәткәр. Югары уку йортын тәмамлап эшкә кайтучылар арасында андыйлар йөзгә бер генә була. Вазифасын бик төгәл башкара, яңа законнарны тиз өйрәнә, озак еллар эшләү дәверендә туплаган тәҗрибәсен башкаларга җиткерә.

Баш белгеч Эльмира Вәлиева белән исәп-хисап бүлегенә йөкләнгән бурычларны җиренә җиткереп үтәп баралар. Барысына да чын күңеленнән булыша. Аны әле тагын яшьләрнең остазы, дип тә әйтергә тулы нигез бар. Аларны бик теләп бухгалтерия эше белән таныштыра, отчетлар төзергә өйрәтә. 

Үз-үзенә карата таләпчәнлеге, үҗәтлеге белән спортта да уңышларга иреште. Хезмәттәшләре аны ихтирам итә, эшкә килгән яшьләр аннан үрнәк ала”, – диде палата рәисе Шәмсун Сөнгатов Гөлнара ханым турында һәм барлык коллективны һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, иң изге теләкләрен җиткерде. 


Нет комментариев