Татарстанда Cessna 172 һәлакәте: ике кешенең гомере өзелде, җинаять эше кузгатылды
Хәвеф-хәтәр

Татарстанда Cessna 172 һәлакәте: ике кешенең гомере өзелде, җинаять эше кузгатылды

2026 елның 12 сентябрендә Татарстан Республикасының Саба районы Шәмәрдән авылында коточкыч авиаһәлакәт булды.

Шәхси йорт бакчасына легкомоторлы «Cessna-172» самолеты төшеп утырган. Нәтиҗәдә, борттагы ике кеше — пилот һәм пассажир урында ук вафат булган. 

 Һәлакәт турында хәбәр Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсенә Мәскәү вакыты белән 10:54 сәгатьтә килеп ирешә. 

Авиалайнер Коммуналь урамы, 30нчы йорт адресы буенча урнашкан йорт ишегалдына (бакчасына) килеп төшкән. Ярый әле самолет торак йортларны бәрдермәгән, шуңа күрә җирдә корбаннар һәм зур җимереклекләр юк.

Чыганак: Новости Татарстана


Нет комментариев