Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

«Салават күпере» балалар бакчасында «Прекрасный мир родной природы» мәгълүмат сәгате үтте

17 гыйнвар көнне Шәмәрдән мәдәният йорты белгече Г.М.Әхмәтшина «Салават күпере» балалар бакчасында, Бөтенроссия тыюлыклар һәм милли парклар көненә багышланган, «Прекрасный мир родной природы» мәгълүмат сәгате үткәрде. Чара башында балалар урман турында үз белемнәре белән уртаклаштылар, ә аннары урман патшалыгына сәяхәт кылдылар.

Кешенең табигатьне саклауда нинди роль уйнавын белделәр. Актив әңгәмә корып сорауларга җавап бирделәр, кешенең әйләнә-тирә мөхит белән бәйләнешен билгеләделәр. Шулай ук балалар «Собери мусор», «Узнай лесного обитателя», «Прилетели птицы», «Скорая помощь», «Кто, где живет», «Лесная экспедиция» кебек кызыклы һәм мавыктыргыч уеннарда бик теләп катнаштылар, табышмаклар чиштеләр, С.Есенинның «Берёза» шигырен искә төшерделәр һәм укыдылар. Чара бик җылы һәм дустанә шартларда узды.

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев