Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

13 гыйнвар көнне Иштуган авыл мәдәният йорты һәм китапханә белгечләре "Исәнме, Иске Яңа ел!” дигән күңел ачу программасы үткәрделәр

Чарада катнашучылар бәйрәмнең килеп чыгу тарихы белән таныштылар, Иске Яңа елны тагы кайсы җирләрдә каршы алуларын белделәр, бу көнне уздырыла торган гореф-гадәтләр турында сөйләштеләр, халык сынамышларын укыдылар, уеннарда һәм конкурсларда актив катнаштылар.Кыш бабай кунаклар белән уеннар үткәрде һәм Иске Яңа елда җитешлек, бәхет һәм сәламәтлек теләде. Үзешчәннәр башкаруындагы иҗади номерлар кунакларга уңай кәеф бүләк итте. Кичә чыршы янында әйләнү һәм дискотека белән тәмамланды.

Чыганак: rdk-saby.do.am

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев