Саба таңнары
  • Тат Лат
  • Әтием васыяте

    Күпләрнең әти-әнисе яки әби - бабасыннан калган, хәсиятләп саклый торган берәр истәлеге буладыр. Якын кешенең төсе дип тә әйтәләр әле аны. Үткәннәр белән хәзерге көнне бәйләп торучы, кадерле кешеңнең күңел җылысын саклаучы ул истәлек- куен дәфтәре, кием яки берәр йорт кирәк-ярагы да булырга мөмкин. Сабада яшәүче Фәһимә апа Мостафинада да бар икән ул кадерле ядкарь.

    Гомер буе типографиядә эшләгән, бүгенге көндә ялгызы гына гомер кичерүче элеккеге хезмәттәшебезнең гыйбрәтле язмышы турында газетабызга хәбәрче Муса Абдуллин да язып чыккан иде. Фәһимә апаны кечкенә чагында Сабада яшәүче Исмәгыйль һәм Өммегөлсем Мостафиннар тәрбиягә алып үстерәләр, үги әтисе сугыш яраларыннан вафат булгач, үксезлек ачысын, кимсетелүләрне күп күреп үсә кызчык. Шулай да ул язмышына үпкә сакламый, үз гаиләләренә сыендырган Исмәгыйль абый белән Әммегөлсем апаны гел рәхмәт сүзләре белән искә ала. Бер очрашканда, үги әтисеннән калган истәлеге турында да уртаклашты Фәһимә апа.

    undefined

    -Безнең бабай Мостафа Хәмидулла улы Мәскәүдә унтер-офицер булып патша армиясендә хезмәт иткән. Кайткач, Бибигайшә исемле кыз белән гаилә корганнар, 5 балалары булган. Мостафа бабайга Мәскәүдән ай саен акча килә торган булган. Ул акчага Бибигайшә әби Кырлай байларга барып, әйберләр сатып алгалаган. Бишенче баласына авырлы чагында, әби чирләп китә. Аның хасталануын күреп, Кырлай бай карчыгына: “Туасы бала ятим кала инде”,- дип куя. Аларның үзләренең балалары булмый. “Бибигайшә, кайгырма, кыз булса да, ул булса да, безгә булыр”,- дип юаталар алар авыру хатынны. Әби бу хакта бабайга бер сүз дә әйтми. Печән өстендә басуда уллары Исмәгыйль дөньяга килә. Моны ишеткәч, Кырлай бай зур маллар туплап, бу баланы үзләренә алырга дип килә. Бабам: “Минем кешегә бирә торган балам юк дип”,-аларны борып чыгара. Озак та үтми, бала, дөрестән дә, ятим кала. Өйдә икесе генә яшиләр, бабай улын үзе тәрбияли, әле русчага да өйрәтә. Апалары инде кияүгә киткән була. Урта Саба җизнәсе бик оста тегүче булган,әтине унике яшенә җиткәч, үзе белән Башкорт якларына өязгә алып йөргән, русча әйбәт белүе дә ярагандыр инде. Үсеп җиткәч, әтине армия сафларына алганнар. Анда беренче Бөтендөнья сугышына эләккән. 1923 елны кайтырга приказ булган. Кайтырга җыенып йөргәндә, моны командованиега чакыртып алганнар. Керсә, бер таныш булмаган хәрби: “Син гарәпчә укый-яза беләсеңме?,- дип сораган. Әти “әйе” дигәч, түш кесәсеннән кечкенә генә китапчык чыгарып укып күрсәтергә кушкан. Аннары мәгънәсен русчага тәрҗемә иттергән. “Мин синең кебек кешене күптән эзли идем инде. Мин бу китапны таптым, һәрвакыт үзем белән йөрттем, утны-суны кичтем, исән калдым. Син дә изге китапны үзеңнән калдырма, туган ягыңа кайткач, мине искә алып яшә”,- дигән. Әти Бөек Ватан сугышында да катнаша, аннан яраланып кайта. Аны Арча станциясендә төшереп калдыралар. Минем әҗәлем шушындадыр инде дип утырганда, әтиләр күршесендә үскән Факия апа Фәттахованы күреп ала. “Мин Сабага кайтып җитә алмамдыр, безнекеләргә җиткерерсең”-ди ул аңа. Әмма Факия апа аны үзеннән калдырмый. Алар ничек кирәк Йомгалак урманы башына кадәр кайталар.Факия апа аны шунда калдырып, Сабага кайта һәм әнием белән кире барып хәлсезләнгән әтине уфалла арбасы белән алып кайтырга килә. Әтине иртән больницага алып баралар, әмма әҗәленә тигән авыру аны мәңгелеккә алып китә. Үлеме якынлашканын сизеп, ул теге китапчыкны әнигә тапшыра. “Миннән дә, теге рус кешесеннән дә сиңа васыять, сакла. Балаларга да сакларга куш, аңлап үсеннәр. Мине шушы китап кына өйгә кайтарып җиткерде”-ди. Шул көннән башлап әни ул китапчыкны үзеннән калдырмады, бөти итеп гел кием эчендә йөртте. Үлгәндә дә миңа кадерләп сакларга кушып, васыять итеп калдырды. Аның эчендә Коръән сүрәләре, изге Кәгъбәтулла төшерелгән ике рәсеме дә бар. Тышлыгының эчендә иске имлә белән язылган ниндидер язулары да аермачык сакланган. Кадерле кешеләремнең истәлеге итеп, бу китапчыкны кулыма еш алам. Үзем исән чагымда ничек тә саклармын,- ди Фәһимә апа еллар узса да таушалмаган, төсен югалтмаган китапчыкның тышлыгын сыпырып...

    Илмира Галимуллина язып алды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: