Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Бөек Җиңүгә - 76 ел

“Бала гына ясагыз, соңрак үз илегезгә кайтырга теләсәгез, тотмабыз”

Кичә чүлмәкханәгә тугъры килдем, Гаҗәеп осталарны шунда күрдем; Ләкин алар изеп торган бу балчык – Бабамнар туфрагыдыр, сизде күңлем. Гомәр Хәйям. Әйе, без зиратлар өстендә йөрибез.

Әйе, без зиратлар өстендә йөрибез. Кырларда анда-санда  күренеп киткән бик   борынгы  кабер ташлары  да шул  хакта  сөйли.  Сугыш  үткән  җирләрдә бу бигрәк тә  шулай. Илгә Бөек  Җиңү моннан 76  ел  элек   килсә дә, яу  кырында  хәбәрсез югалганнарның бихисап булуы, Александр Суворовның соңгы  солдат  табылып, кабат җирләнмичә,  сугышны беткәнгә санамаска чакырган канатлы сүзләрен меңнәрнең   күңелендә яңартты. Татарстанда гына да  аларның саны 200 меңнән артык. Эзтабарлар әле һаман җир куеныннан хәбәрсез югалганнарның калай медальонын эзли. Бомба  чокырларында   күмелеп  калганнар очраклы рәвештә, җир  казу  эшләре вакытында  да  килеп  чыга. Әйтик,  Белоруссиянең  Борисов шәһәрендә төзелеш   алып  баручылар  мәетләр ташланган зур  чокырга күптән түгел генә юлыгалар. Махсус эзләү батальоны  биредән 4 меңнән артык солдат җәсәде  чыгара. Алар  барысы да Борисовтагы “Шталаг 382” хәрби лагере корбаннары. Лагерь Бөек Ватан сугышының  беренче   көннәреннән үк оештырыла һәм 1944 елның июленә кадәр 50 меңләп  әсир тотыла.  Алар ачлыктан, тиф   авыруыннан меңәрләп кырыла. Соңыннан “Шталаг” тоткыны, язучы Нәби Дәүли фашист концлагерьларындагы  яшерен оешмалар  эшчәнлеге турында   “Яшәү белән  үлем  арасында” романын   яза. 

 Әсирләр ташланган  чокырдан чыгарылган  солдат җәсәдләренең 24ендә исем-фамилияләре, туган  җире язылган  медальон табыла, әмма бишесендә  генә язуны укырлык була.  Шуларның берсе – фронтка  1941 елның 26 августында Олыяз авылыннан алынган Һидият Яһудин. Ул 1942 елда хәбәрсез югалган  булып  саналган.   “Хәбәрсез югалган” – ул үлгән дигән   сүз түгел әле. Шуңа да хатыны Газизә ирен, бәлки кайтыр дип  ышанып яшәгән, каберен булса да күрү өмете белән 1979 елда Оборона министрлыгына хат юллаган. Һидият Яһудинның медальоны табылгач, аның  туганнарын министрлыкның  электрон архивында  сакланган мәгълүмат  буенча  эзлиләр. “Миңа Казаннан Рәфыйк  Сәлахиев  исемле  кеше шалтыратты, әтинең күмелгән урыны турында хәбәр итте,– дип сөйләде Һидиятнең кызы Тәнвирә Хәсәнова. – Һичшиксез, Борисовка барачагымны әйттем. Күрәсең, әтинең каберен   күрергә миңа  гына  язган булган. Без 6 бала  идек. Хәзер мин генә исән.   Әтинең,  күрше  авылга тегермәнгә барган җиреннән кайтып, аркасына капчык асып Олыяздан чыгып киткәнен хәтерлим әле. Бер хәбәре дә килмәде. Әни уфтанып: “Кешенең  6 тавыгы да юк, минем алты балам бар”,– дип әйтә торган иде. Ашатырга кирәк бит. Ачлык-ялангачлыкта   яшәдек. Нинди  яфрак бар –шуны  ашадык. Өй тәрәзәсенең бер катын салдырып алып, базарда бер чиләк бәрәңгегә алыштырдык. Аның  урынына  фанер  кадакладык. Мин тугач, колхоздан әнигә борчак биргәннәр, шуны имезлек итеп авызыма салганнар. Тамак туймагангадыр инде, кечкенә буйлы калганмын...”

    Хәзер Казанда  яшәүче 88 яшьлек Тәнвирә апа Борисовка Олыяздагы туганы  Мәүлет Хуҗиәхмәтов белән  бара.  “Безне поезддан башкарма  комитет җитәкчеләре каршы алды, кунакханәгә  урнаштырдылар.  Әтинең җәсәден Алексеевск зиратына җирләделәр, кабергә сөлге белән бәйләп төшерделәр, хәрбиләр салют  аттылар. Журналистлар сораштыра башлагач, әтинең медальон-капсуласы белән бергә, бер уч туфрак  алганымны да әйттем. Аны әнинең каберенә салам дидем. Сүземдә тордым. Әти үзе кайтмаса да, бер уч туфрагы кайтты. Шуның аша булса да күрешкәннәрдер. Әнием иренең җәсәде табылганына безгә хәер-догада булып, тыныч   йокласын. Рухы шат булсын”,–  диде Тәнвирә апа.

   Инде  шуның белән язманы, шәт,  сөякләре  кузгатылганга әрвахлар, шәт, беркемгә дә рәнҗемәсләр  дигән   уйда төгәлләргә дә булыр иде. Әмма фашизм корбаны  кызының Борисовка баруына бәйле рәвештә мең  төрле  уйлар дулкыны  кузгатканлыктан,  сугыш  чоры кешеләре   язмышы турында әле берни дә әйтмәгәнлегемне аңладым. Газизә апа кебек  ирләре  яу  кырында  калганнарга мөнәсәбәтле рәвештә җиткерәсе килгән фикеремнене прелюдиясе генэ әле бу. Шуңа  күрә  язмамны  кисәкләргә бүлмичә генә,  күңелдә  калган уемны  дәвам итәм. Моңа этәргән бер сәбәп шунда: Борисов  журналистлары Тәнвәрә ападан: “Әниегез бүтәнчә кияүгә  чыкмаганмы?”– дип тә сорап куялар. “Юк,  чыкмаган, кая чыксын”,– дип җавап биргән  сугыш чоры баласы.  Авылда ир-атларның  яртысы  яудан  кайтмаган, 40  яшьлек толга нинди кияү ди. Сугыштан  соңгы елларда  ирләре белән өч генә  көн, бер генә  ай, ярты гына ел торып  калган  яшь “солдаткалар”  ялгызлыктан мендәр  чылата  монда.  Алар яшьләрен  җыйсаң, бер инеш барлыкка  килер иде. Бу яшьләрдә ләгънәт төшкән  Гитлерны  каргау да, каһәр  суккан  дөньясына рәнжеш тә, ирләре исән кайткан хатыннардан  көнләшү дә, яшьлек дәртенең кая барып  бәрелергә белмәгәнлегеннән читенсенү ачысы да бар. Назга сусаган тәннең  кызышуын,  җаныңның  яртысы   яу  кырында  калганлыгын  аңлатырга теләп,  елап кына басып буладыр шул.  Толларның күңел халәте,   ялгышмасам, Аяз Гыйлаҗевның  бер әсәрендә  бик образлы тасвирлана.  СССРга   көчләп тагылган  сугыш толлардан тыш,  кияүгә  чыкмый калган, “әни” дип әйтергә балалар  үстермичә картайган кызлар категориясен дә барлыкка  китерде. Аларның саны, тулы булмаган  мәгълүматлар буенча гына да,  Татарстан  авылларында  биш  меңнән артып киткән. Моннан 20 ел элек “Татарстан   яшьләре” газетасы редакциясе Исмәгыйль Шәрәфиев  мөхәррирлегендә  ана булудан  мәхрүм  калган  сугыш   чоры  кызлары турында ”Кыз-әбиләр” исемле   китап бастырып  чыгарган   иде. Әлеге  хезмәтне әзерләүдә район матбугаты журналистлары да өлеш кертте. Китапта республиканың 23 районыннан ул вакытта исән-сау булган 69 апаның ачы   язмышы турында    язылган һәм шул районнардагы  кыз-әбиләрнең исемлеге дә  бирелгән.  Яшь чактагы  фотоларына  карасаң, нинди чибәр  кызлар булганнар  бит  алар, ләкин беркайчан да кияү куенына  кермәгәннәр. Саба районыннан кыз-әбиләр – 169, ягъни кияүгә чыкмаган   сугыш  чоры  кызлары  саны  ягыннан Арчадан (242) гына  калышканбыз.  Ялгыз  калуларының сәбәбен күбесе бердәнбер  насыйп  ярлары  яу кырында  һәлак булуы белән аңлаткан яки алар журналистлар биргән бу сораудан качкан: ишетмәмешкә салышканнар, кул гына  селтәгәннәр.  Артык  күңелгә тия торган, рәнҗетүгә тиң  төпченү шул.  Кешене читенсендереп андый  сорауны  куюы да  уңайсыз, болай да билгеле, ләбаса: егетләр җитми, бетте-китте.  Шулай да Тәнвирә ападан әнисенең  шәхси тормышы белән  кызыксынган Борисов шәһәре журналистларының тел төбендәге  ишарәне  аңларга  була. Сугышта кеше ресурсларының  өчтән беренә  якынын  югалткан Белоруссиядә һәм   яу  үткән башка  илләрдә  туган демография вәзгыяте  әхлакка   чөй кага. Моннан шактый  еллар   элек бер хәбәрчебез Берлиннан җиңеп  кайтучылар төялгән эшелоннар Польша  аша үткәндә станцияләрдә авыл войтларының  (староста) солдатларга  поезддан төшеп  калырга, полячкаларга өйләнергә чакырып   мөрәҗәгать итүләре турында   язган   иде. (Хатта, бала  гына  ясагыз,  соңрак  үз илегезгә кайтырга теләсәгез, тотмабыз, дигән юллар  бар  иде). Калучылар  була. Күрәсең,  алар да сугыштан   соңгы   елларда Польшадагы “демографик шартлау”га өлеш керткәннәр.

  Шунысын онытмыйк:  Җир йөзендәге  һәр тере организм, шул исәптән адәм баласы да нәсел калдыру өчен  яши. Әхлак нормалары исә кешелек  тарихы үсешендә  гаиләләр барлыкка  килү процессында туа. Әмма табигый инстинктны бернинди табулар да  юкка  чыгара алмый. Без 70нче  елларда сугыштан соңгы чорда  егетләр булып  җитлеккән абыйларның яшьлек маҗараларын тыңлап  үстек. Аларның: “Иии, бар иде заманнар! Фәлән кем фәлән кем белән бер почмакта  ята. Мин фәлән кем белән икенче почмакта ауныйм”, “Болында  печән чапканда фәлән апаның, әйдә, кем, тагын бер керик инде әрәмәлеккә”,– дип үз-үзләренә хәйран калып  сөйләгәннәре онытылмый.   Алар, билгеле,  үзара сөйләшә, исемнәрен әйтеп сөйли, безгә тыңларга  ярамый, әмма читтәрәк торсак та, барыбер колакка керә. Фәлән кем дигәннәре ирләре сугыштан кайтмаган  “солдаткалар”. Әгәр алар шушы  мәхәббәт  маҗараларын ясамаса,  40нчы-50нче елларда авылларда балалар  азрак туасы булган  икән. Миңа байтак еллар  элек бер кешегә (сугыштан  соңгы елларда туган) редакция грамотасы  сырларга туры   килде. Зур  эш  кыргандай  моннан телефон аша: “Әтиеңнең исемен  ничек  язасы?” – дип  сорыйм. “Анысын язма,  кирәк түгел”,– диде бу күңелсез генә. Аннары   алдын-артын  уйламыйча  сорау  биргән акылсыз башка  сукты  сугуын, тик соң  иде  инде...   

 Татарстаннан  фронтта үлеп  калган 230 меңгә якын кешенең күпмесе сугышка хатыннарын  калдырып киткән дә, шул толларның   күпмесе генә кабат  кияүгә чыга  алды икән – бу тема ныклап өйрәнелмәгән һәм безнең шулар арасында ирсез генә бала алып кайтканнарын, тегеләй-болай дип, хөкем итәргә гомумән хакыбыз юк. “Ватаным Татарстан” газетасыннан  “Социалистик Татарстан” булып  чыккан  вакытта   чынбарлыкка нигезләнеп   язылган хикәя укыганымны  хәтерлим (авторы Җәмил Мостафин дип  беләм). Кыскасы, тимер  юл станциясендәме, разъезддамы яшәгән әти кеше сугыштан  соң каяндыр, кемнәндер йөккә узган  кызына дөрес эшләгәнсең, дигән кебегрәк сүз әйтә. Ягъни хурламый, киресенчә, хуплый  гына.  Олыгайган  көнендә  яклаучысы, караучысы булачак бит. Әйтергә  ярамаган хакыйкатьләрнең берсе шулдыр,  мөгаен. Сугыш  чорында ирсез бала тапканнар,  чыннан да, минем шәхси фикеремчә, хуплауга лаек. Медаль дә бирергә кирәк  булгандыр аларга. Ә без сугышта  һәлак булган ирләренә тугрылыклы  калган хатыннар турында  язып,  ирсез бала тапкан толларны  кимсеттек  кенә шикелле.  Хәзер ни өчендер менә шул  күңелне борчый  башлады.

Фәнил Мәүлетов. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев