Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Алтын куллы укучыларым

Хәзер, бакчага йөрүче нәни баладан башлап, өлкәннәргә кадәр интернет, компьютер белән кызыксына.

Мәктәп укучыларын әйткән дә юк. Аларны компьютердан азга булса да аерып, тормыш һәм һөнәргә өйрәтү бурычы лицеебызда өстәмә белем түгәрәкләренә йөкләнгән. Түгәрәккә укучыларны җыю һәм кызыксыну уяту өчен түгәрәк җитәкчесе оста психолог та, уңган да, күп белемле һәм эрудицияле дә булырга тиеш. Мин җитәкләгән "Тылсымлы йомгак" түгәрәгенә 60 укучы йөри. Алар түгәрәктә бәйләргә, чигәргә, тегәргә өйрәнәләр. Укучылар белән бергәләп табигый материаллар кулланып сувенир, картина һәм уенчыклар да иҗат итәбез. Эшләребез белән төрле конкурсларда катнашабыз һәм мактаулы исем, призлы урыннар яулыйбыз.

Укучыларым тормышка яраклы һәм гаилә бюджетын тулыландыруда әти-әниләренә ярдәмче дә булып үсәләр. Аларны кул эшләренә өйрәтеп, татар халкының нинди тырыш икәнлеген дә аңлатырга тырышам, бик теләп үзләштерәләр. Яратып, күңел җылысын биреп башкарган эшләрен күргәч күңел сөенә. Укучыларымның алтын куллы хуҗабикәләр һәм уңган оста куллы әниләр булачагына ышанычым арта.

Чулпан Бикбаева,

Шәмәрдән лицее өстәмә белем бирү педагогы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев