Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Атлар шатлык өләште

Кышкы Нәүрүз әйтеп озатсак та, кырыс фасыл әле тиз генә бирешергә җыенмады.

Хәер, бездә яз соңгарак калучан бит. Нәүрүз бәйрәмен мартта үткәрүдә исә безнең тизрәк салкын кыш көннәрен тизрәк киметергә омтылуыбыз чагыла. Ничек кенә булмасын, Иштуганда үткәрелгән Нәүрүз күп уеннары, төрле бәйгеләре белән истә калды. Шулай да иң күңеллесе атларга утырып урам әйләнү булды. Яшь балаларның урамда мине туктатып: "Хәлил абый, кайчан атларга утырып йөрибез инде?" - дип сораулары да әлеге йоланы сагынулары турында сөйли иде. Мин Иштуган мәдәният йортына бирелгән гармунымны тотып: "Кем җырлый белә, башта шулар утыра?" - диюем булды - ат чанасында алма төшәр дә урын калмады. Матур итеп бизәлгән ике атта урамнарны җырга күмеп, халыкка шатлык өләшеп йөрдек. Барысы да без оештырган тамашадан канәгать калды. Бу хәбәрне язганда тагын бер куанычлы хәбәр ишеттем: Иштуган комадасы КВН уенында дүрт авыл арасында 1нче урынны алган. Димәк, мәдәният хезмәткәрләребезнең тырышлыгын төрле яклап үрнәккә куярлык икән. Иштуган авылы турында газетадан мәкалә укысам күңел сөенә, үземне мактаган күк була.

Х.Мортазин.

Иштуган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X