Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Аздан герой булмый калган

Кешелекнең немец илбасарларына каршы азатлык көрәше - Бөек Ватан сугышы башлануга инде 70 елдан артык вакыт үтте.

Тарих бу дәһшәтле еллар вакыйгаларына үз бәясен бирде: XX йөзнең канкойгыч бәрелешендә халкыбыз батырлыгы беркайчан онытылмас. Җиңү көнен якынайткан куркусыз батырлар рәтендә минем бабамның абыйсы да була.

Ислам Баһави улы 1919 елның 5 нче маенда Тенеки авылында гади колхозчы гаиләсендә дөньяга килә. Кечкенәдән хезмәт сөюче Исламда укуга да зур теләк һәм кызыксыну уяна. Сатыш мәктәбен гел "5"ле билгесенә тәмамлап, Казан учет-кредит техникумына укырга керә. Диплом алгач, Яшел Үзән шәһәренә финанс инспекторы итеп җибәрелә.

1939 елда II Бөтендөнья сугышы башлана һәм яшь Ислам, озак­ламый Ватанны яклау юлына басасын бик урынлы сиземләп, һөнәрен хәрби юнәлешкә бора. Математика һәм башка төгәл фәннәр белән кызыксыну аңа Подольск шәһәрендәге артиллерия училищесына укырга керергә ярдәм итә. 1940 нчы елда ук лейтенант исеме алган яшь егетне Байкал арты хәрби округының 126 нчы артиллерия полкына взвод командиры һәм реактив дивизион командиры итеп җибәрәләр.

1941 елның 22 июнь төнендә яшь командир Ислам Баһавиев ашыгыч рәвештә төзелгән полк белән Көнбатыш фронтка җибәрелә. Сугышка туган ягыннан китмәү сәбәпле, Ислам абый турында җирле хәрби комиссариатта да, җирле үзидарә Советында да бер язу да юк иде. 2012 елның җәй айларында бу юнәлештә эш башладык. Бүгенге көндә Сергей Витальевичның рус телендә безнең өчен махсус әзерләнгән "Бабамның сугышчан юлы" дип аталган гаять бай очеркына нигезләнеп, шулай ук туганнардан алынган фотосурәтләр һәм башка материалларга таянып, Юлбат авылы урта мәктәбендәге туган якны өйрәнү музеенда Ислам абыйның исемен мәңгеләштерү максатыннан эш алып барыла. Аның шәхесен тарих фәне укытучысы Илдар абый Сафин өйрәнде һәм туган як тарихына багышлап чыгарачак китабында урын алачагын белдерде. "Моның кадәр орден-медаль алган сугыш ветераны тирә-якта юк та бит", - дип гаҗәпләнү катыш соклануын яшермәде.

(Дәвамын газетадан укый аласыз)

Дилбәр Хәлилова,

Казан федераль университетының

V курс студенты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Бөек Ватан сугышы

2
X