Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

Әбиләрне – “раз-два”га

Без 2012 ел ахырында Шәмәрдәндәге "Балкыш" тернәкләндерү бүлегендә дәваландык. Барыбызны да якты йөз белән каршы алдылар, чиста һәм якты бүлмәләргә урнаштырдылар.

Бүлек хезмәткәрләре бик игътибарлы һәм итагатьле икән. Нинди соравың булса да, кыенсынмыйча, төгәл җавап бирәләр. Санаулы көннәр тиз үтте. Һәр иртәбез диярлек ачык йөзле Райлә Закированың бүлмәгә кереп хәлебезне белешүеннән башланды. Бүлектә ялны төрләндерү өчен барлык шартлар да тудырылган. Физкультура, сихәтләнү бүлмәләренә теләп йөрдек. Алия Галимҗанова безгә төрле күнегүләр ясатты, 70-80 яшьлек әбиләрне "раз-два"га йөгертте. Зөлфирә Әхмәтова кәгазьдән чәчәкләр ясарга өйрәтте, Лилия Гобәйдуллина төрле уеннар оештырды, экскурсияләргә алып йөрде, кыскасы, барыбызга да шөгыль табылды. Бүлектә ризыкларны да бик тәмле әзерлиләр, шәфкать туташлары Венера Сәгыйтова һәм Рәмзия Шәйдуллина өлкәннәрнең сәламәтлеге белән даими кызыксынып торалар. Шулай ук район җитәкчеләре дә хәлебезне белделәр, истәлек бүләкләре тапшырдылар.

"Балкыш" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзә­ге белгече Ризәлә Хаҗиеваны да өлкәннәр белән эш­ләргә бик белеп куйганнар. Ачык йөз белән каршы ала, урын бирә. Өлкәннәргә әнә шул да җитә. Тернәкләндерү бүлеге 2013 елда да эшен дәвам итсен, олы яшьтәгеләргә хезмәт күрсәтүдә гел мактаулы урыннарда барсын иде.

Суфия Бакирова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Балкыш