Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

«Ел укучысы» бәйгесе

Китап! Ике иҗектән торган бу сүздә күпме мәгънә, көч бар! Китапта чишмә чылтыравы да, суык бураннар да, акыл да, саф күңеллелек тә бар.

Китаплар иң кырыс, каты йөрәкле кешеләрне дә елмайта, көлдерә ала; иң салкын күңеллеләрнең керфекләренә дә яшь бөртекләре кундырырга сәләтле. Күптән түгел Саба район китапханәсенең уку залында "Ел укучысы-2012" бәйрәме уздырылды. Китапханәчеләр формулярларга анализ ясап, иң күп китап укучыларны билгеләделәр. Аларны, яшь аралары төрлечә булса да, бер әйбер берләштерә, ул - китап. Китап укучыларга төрле конкурслар уздырылды. Равил Гомәров - «Крайны белүче - 2012», Габит Фәрхетдинов - «Уку залы лидеры - 2012», Эльмира Янгалышева - «Суперукучы - 2012», Хәйдәр Фәсхетдинов - «Иң калын формуляр-2012», Зәлифә Борһанова - «Мактаулы укучы - 2012», Илзирә Газизова - «Татар телен белүче», Хәниф Тимербаев - «Детективлар укучы-2012», Фаимә Йосыпова - «Иң иҗади укучы-2012», Римма Әхмәдуллина «Тарихны туган телендә укучы-2012» номинацияләрендә җиңүчеләр булдылар. Аларга грамота һәм истәлек бүләкләре тапшырылды.

Альбина Шамилова,

район китапханәсенең әйдәп баручы китапханәчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X