Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

ЭШЛЕКЛЕ СӘФӘР

Безне, авыл хуҗа­лыгында, аңа бәй­ле тар­мак­ларда эшләп ял­га чыккан бер төркем җитәкчеләрне һәм баш белгечләрне, Өлкәннәр көне яки «Уңыш бәйрәме» алдыннан тер­лекчелектәге һәм игенчелектәге яңа­лыкларны, заманча итеп әйтсәк, инновацияләр бе­лән таныштыру матур гадәткә кер­де.

Быел да АПК һәм барлык тармак хезмәтчәннәре проф­союзының район комитеты рәисе Дания Галимуллина җитәкчелегендә юлга чыктык. Эшлекле сәяхәтебезне "Саба" җәм­гыяте "Тимершык" фи­лиалының Кызыл Мишә фермасыннан башладык. Биредә робот белән саву станциясе урнаштырылган 120 баш сыерлы торак файдалануга тапшырылганын ишеткән идек инде. Йөз тапкыр ишеткәнче, бер күрүең яхшы, дип юкка гына әйтмиләр шул. Дөрестән дә, хезмәт тулысынча роботлашкан һәм компьютерлаштырылган икән. "Тимер савымчы" башта җиленне юдыра, массажлый, имчәк төбендәге сөтне саудырып ташлый. Эш беткәч, җилен кабат юдырыла һәм дезинфекцияләнә.Сыерларның никадәр тук­ланганы, күпме азык берәмлеге кирәклеге компьютерда күренеп тора", - дип аңлатты безгә оператор Айрат Зәкиев.

Хәзерге вакытта Татар Ик­шермәсе авылы янәшәсендә - "Мө­хәм­мәтшин" крестьян (фер­мер) хуҗалыгында Голландия технологиясе бе­лән иңе - 36, буе 102 метрлы 140 миллион сумлык (анда 40 миллион сумлык роботлар урнаштырылачак) комплекс тө­зелә. Аны киләсе елда файдалануга тапшырырга ниятлиләр.

(Дәвамын газета битләреннән укый аласыз)

Т.Нәҗмиев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X