Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Безгә язалар

"Гүр иясе булган кеше турында болай кайгыртуны күргәнем юк иде әле"

Кеше дөньяда вакытлыча гына яши. Шуңа да үзебезнең дәвамны балаларыбызда күрәбез.

Нәселебезне дәвам итүчеләр итеп кемнәрне тәрбиялибез - анысы үзебездән тора. Беркемнең дә баласын начар итеп күрәсе килми. Бакчада, мәктәптә укыганда балаңны мактасалар, күңел сөенә. Инде картаймыш көнеңдә үзеңә таяныч, ярдәмче булырлык кыз-уллар үстергәнлегеңне аңласаң - гомерең әрәмгә үтмәгән дигән сүз. Безнең Иштуганда да күп ул тәрбияле балалар үстергән гаиләләр. Бер өлкән яшьтге урын өстендә озак ятып вафат булды. Аны хатыны да, балалары бик тәрбияләделәр. Зурлап соңгы юлга озаттылар. Бар баласына да эш урыныннан ярдәм иттеләр. Мәрхүмнең бергә эшләгән элекке начальнигы 5000 сум китергән. Онытыла язып беткәч тә, ярдәм кирәк түгелме, дип сорыйлар икән. Балалары әтиләре өчен мәчеткә хәер кертә. Барыбыз да гөнаһлы бит. Гүр иясе булган кеше турында болай кайгыртуны күргәнем юк иде әле. Менә ул, ичмасам, якты дөньяда дөрес яшәгән, исән чагында үзен оныттырмаслык яхшы гамәлләр кылган, дип әйтергә генә кала.

Ни кызганыч, авылда әти-әнисен оятка калдырып, соранып йөрүчеләр дә бар. Бала начар булып тумый, артык яратуыбыз белән аны үзе бозабыз. Пәйгамбәребез кешегә үзеннән соң игелекле бала калдырырга куша: "Әтинең балага калдырган иң зур мирасы - яхшы тәрбия", - диде. Кызганыч, байлык артыннан куып, күп вакыт үзебезнең сәламәтлегебез турында да, балалар тәрбиясе турында да онытып җибәрәбез. Бернинди байлык белән дә сәламәтлекне кире кайтарып, баланың холкын үзгәртеп булмый. Кечкенәдән иркәләп, аның көенә биеп үстергән бала күңелендә яхшы сыйфатларга урын калмый. Ни чәчсәң, шуны урырсың, диләр. Шуны онытмасак иде.

Хәлил Мортазин.

Иштуган

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев